Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Кояшкай» бакчасы сәламәт балалар тәрбияләү ягында

Россия инновацион ягулык-энергетика компаниясе (РИТЭК) менә алтынчы елын инде социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы уздыра. Анда азнакайлылар да актив катнашып, грантлар яулап килә. Быел районнан тәкъдим ителгән 21 эш арасыннан 5 нче «Кояшкай» балалар бакчасы җиңү яулаган. - Кызганычка каршы, хәзер балалар аз хәрәкәтләнә. Өйдә күбрәк вакытларын телевизор яки компьютер...

Россия инновацион ягулык-энергетика компаниясе (РИТЭК) менә алтынчы елын инде социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы уздыра. Анда азнакайлылар да актив катнашып, грантлар яулап килә. Быел районнан тәкъдим ителгән 21 эш арасыннан 5 нче «Кояшкай» балалар бакчасы җиңү яулаган.

- Кызганычка каршы, хәзер балалар аз хәрәкәтләнә. Өйдә күбрәк вакытларын телевизор яки компьютер артында уздыралар. Бу исә аларның сәламәтлегендә тискәре чагылыш таба. Шуңа күрә безнең коллектив «Спорт» номинациясендә катнашырга булды, - ди бакча мөдире Лилия Вәлиәхмәтова.

Проект балалар бакчасында спорт марафоннары һәм турнирлары, экскурсияләр, аң-белем өсти торган викториналар уздыруны, ата-аналар өчен «Сәламәт тормыш рәвеше» дигән белешмә чыгаруны күздә тоткан. Ул балаларның сәламәтлеге белән бергә бакчаның матди-техник базасын, спорт һәм мәдәни учреждениеләр белән социаль партнерлыкны ныгытуга да юнәлдерелгән. Грант акчасына спорт инвентарьлары һәм җиһазлары алырга планлаштырылар.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Кояшкай» бакчасы сәламәт балалар тәрбияләү ягында