Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Котыру – куркыныч авыру

Шушы көннәрдә котыру авыруы профилактикасы буенча ведомствоара киңәшмә узды. Аны район башкарма комитеты житәкчесе Илдар Зиннуров алып барды. Киңәшмәдә район үзәк сырхауханәсе, ветеринария, Роспотребнадзорның территориаль бүлекчәсе, аучылык оешмасы җитәкчеләре һәм белгечләре, авыл башлыклары катнашты һәм әлеге мөһим мәсьәлә буенча фикер алыштылар, карар кабул иттеләр. Кышкы чорда азык җитмәү сәбәпле, ерткыч...

Шушы көннәрдә котыру авыруы профилактикасы буенча ведомствоара киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты житәкчесе Илдар Зиннуров алып барды. Киңәшмәдә район үзәк сырхауханәсе, ветеринария, Роспотребнадзорның территориаль бүлекчәсе, аучылык оешмасы җитәкчеләре һәм белгечләре, авыл башлыклары катнашты һәм әлеге мөһим мәсьәлә буенча фикер алыштылар, карар кабул иттеләр.

Кышкы чорда азык җитмәү сәбәпле, ерткыч хайваннарның авылларга визиты тагын да көчәя. Киңәшмәдәгеләр бигрәк тә төлкеләрнең артуына борчылу белдерде. Алар торак пунктларга үтеп кереп, терлекләр, йорт хайваннарына авыру йоктыралар. Зарарлану очраклары Урманай, Балтач, Тымытык, Буралы авылларында һәм Азнакайда аеруча арткан. Быел терлекләр арасында 9 котыру авыруы теркәлгән, 238 кеше авыру билгесе булган терлекләр белән аралашкан. Халыкның бу авыру чыганакларына аеруча җитди каравы, эт, мәче асрау кагыйдәләрен катгый үтәве, терлекләрнең үз-үзен тотышына игътибарлы булу, шикле маллар белән контактка кергәндә, кичекмәстән сырхауханәгә, ә инде андый маллар турында ветеринария оешмасына мөрәҗәгать итүләре сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев