Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Котыру авыруы республиканың инде 6 районында күзәтелә, шул исәптә Азнакай районы да

... Урман аланында ял итәргә туктаган аучылар тирәсендә әле генә чабышкан эт, ул ара да булмый, кызганыч тавышлар чыгарып шыңшый башлый. Аның сәер халәтен күреп алып, барсы да йөгерешеп киләләр. Эт көч-хәл белән сулыш ала, авызыннан туктаусыз селәгәй ага. Бая гына кимергән сөяге тамагына тыгылган, дигән нәтиҗә ясап, һәммәсе мескен...

... Урман аланында ял итәргә туктаган аучылар тирәсендә әле генә чабышкан эт, ул ара да булмый, кызганыч тавышлар чыгарып шыңшый башлый. Аның сәер халәтен күреп алып, барсы да йөгерешеп киләләр. Эт көч-хәл белән сулыш ала, авызыннан туктаусыз селәгәй ага. Бая гына кимергән сөяге тамагына тыгылган, дигән нәтиҗә ясап, һәммәсе мескен җанварга ярдәмгә ташлана. Берсе авызын ачтыра, икенчесе сөякне тартып чыгармакчы була, өченчесе чүпрәк белән селәгәен сөртә... Менә шушы изге нияттән башланган вакыйганың ахыры ничек тәмамланган дип беләсез? Коточкыч: эт җан-тәслим кыла, аның артыннан озак та тормый 8 аучы да вафат була. Урман - үзе бер дөнья, анда ниләр генә юк: шул ук котырган төлке, тычканнар, аларның вирус чыгарып яткан селәгәй тамчылары, тизәкләре... Күрәсең, урман хозурында чапкан эткә, аның аша кешеләргә күчкән йогышлы вирусның үлемгә китерерлек микъдары җитәрлек булган...

Районның ветеринария берләшмәсендә барган "Түгәрәк өстәл"дә бу вакыйга гыйбрәт итеп сөйләнде. Аучыларның күпчелеге уйланып, аны күңеленә сеңдереп утырса да, арада: "Гомер буе ауда йөрим, андый хәлгә тарыган юк әле", - дип әйтүченең сүзләре сагайтты. Мондый очракта үз-үзеңә шулкадәр үк ышанган булу кирәк микән?! Гомер белән шаярмыйлар, сакланганны саклармын, дигәнме әле? Саклану дигәннән, Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Линера Габделхакова аучыларга бу төр авырудан вакцинаның һичшиксез ясату кирәклеген ассызыклады.

-Котыру авыруының афәткә китерүен истән чыгарырга ярамый, - диде ул. - Аннан ел саен дөньяда 55 меңләп кеше вафат була, 10 миллионнан артык кеше махсус антирабик дәвалану ала. Прививка - аннан саклануда иң яхшы профилактик чара. Аны поликлиникада, амбулаторияләрдә ясатырга була.

Ул бу авыруны дәвалауның кыйммәтле процедура булуын әйтте. Бер кешегә бер курс дәвалану 3 мең сумга төшә. 2015 елда җәнлекләр тешләп 200 кеше дәвалану учреждениеләренә мөрәҗәгать иткән. Быелның 2 аенда аларның саны 47гә җиткән. Вакцинага тотылган чыгым 200 мең сумнан артып китә.

"Түгәрәк өстәл"не алып барган район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Рәмис Ханнанов шәхси хуҗалыклардагы җанварлар, мал-туарларга да прививка ясатылырга тиешлегенә басым ясады. Бу эшләнмәгәндә, хуҗа кеше 1000-1500 сум күләмендә штрафка тартыла.

Берләшмә җитәкчесе Рөстәм Әхмәтшин ветеринария табиблары тарафыннан әлеге юнәлештә алып барылган чараларга тукталды. Авыл җирлекләрендә вакцина ясатулар план нигезендә оештырылып тора. Тик менә халык арасында аның мөһимлеген аңлап җиткермәүчеләр бар, ихатадагы малын, йорт җанварларын вакцинацияләүдән баш тарту очраклары булгалый. Әле күптән түгел генә Митрәйдә ел ярымлык үгезнең, Кызыл Йолдыз авылында еллык тананың котыру авыруыннан үлүен хәбәр иткән идек. Терлекләрне ел саен вакцинацияләү мәҗбүри итеп куела. Аны ветеринария берләшмәсе табиблары бушлай оештыра.

Ул шулай ук кыргый хайваннарга прививка ясау хакында да сөйләп узды. Котыру авыруы чыгу куркынычы янаган урыннарга брикетлар кула. Бу чара язын кар эрү белән башланып, сентябрь-ноябрь айларында тагын кабатлана, җәйгелектә дә өстәмә чаралар күрелергә мөмкин. Кешеләр яши торган пунктларга якын зоналарда иммунизация үткәрелеп, 7 көннән соң калдык брикетлар җыеп алып яндырыла. Мондый урыннарда вакцинация 6 ел дәвамында үткәрелә.

Берләшмә начальнигы урынбасары Валентина Саттарова табибларның авыл биләмәләренә чыгу графикларын сайтта даими урнаштырып торуларын, белешмәләрне, сорауларга җавап-киңәшләрне 7-19-99 телефоны аша да алырга мөмкин булуын җиткерде.

"Түгәрәк өстәл" сөйләшүендә катнашкан район үзәк сырхауханәсе, Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге, ветеринария берләшмәсе җитәкчеләре һәм белгечләре, районның аучылар оешмасы әгъзалары - һәркайсы көн кадагындагы бу мәсьәлә буенча фикер-тәкъдимнәре белән уртаклашты.

Сүз уңаеннан, 2015 елда районда 8 төлкедә, 3 песидә, 2 эттә, 2 мөгезле эре терлектә котыру авыруы булуы лаборатор тикшерүләр белән расланды. 2016 елда котыру авыруының баш калкытуы республиканың инде 6 районында күзәтелә, шул исәптән - мөгезле эре терлек белән булган бер очрак - Азнакай районында.

Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Котыру авыруы республиканың инде 6 районында күзәтелә, шул исәптә Азнакай районы да