Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

КОТЛЫЙБЫЗ

29 гыйнвар көнне Чубар Абдул аылында туып үскән, 1975 елдан Азнакайда яшәүче Сәхбиев Рәшит Кәшип улын 65 яшьлек юбилее белән тәбриклибез. Кадерле әтиебез! Синең гомер юлың якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык. Безне укытып, тормышларыбызны яхшыртыр өчен син 25 ел Себердә "Сургут-нефть"тә эшләдең. Үзең генә белгәнсеңдер авырлыкларын. Әниебез белән...

29 гыйнвар көнне Чубар Абдул аылында туып үскән, 1975 елдан Азнакайда яшәүче Сәхбиев Рәшит Кәшип улын 65 яшьлек юбилее белән тәбриклибез. Кадерле әтиебез! Синең гомер юлың якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык. Безне укытып, тормышларыбызны яхшыртыр өчен син 25 ел Себердә "Сургут-нефть"тә эшләдең. Үзең генә белгәнсеңдер авырлыкларын. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен бик зур рәхмәт сиңа, әти. Без барыбыз да тормышта үз юлыбызны таптык, сезнең йөзегезгә кызыллык китермәдек. Син, әти, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, киңәшчебез. Тормыш авырлыкларын җиңә килгәнсең, балаларыңа, туганнарыңа сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшәдең. Өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып озак гомер итегез. Алдагы көннәреңдә дә сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде. Барсы өчен мең-мең рәхмәт сиңа! Гел шулай көләч, ягымлы бул. Безне сөендереп озын-озак яшә.

Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең, балаларың

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев