Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кошларга ярдәм кирәк

Һәр елны апрельнең беренче көнендә Бөтендөнья кошлар көне үткәрелә. 1906 елда нәкъ шушы көнне кошларны саклау буенча Халыкара конвенция имзаланган. Яз җитеп, күчмә кошлар да туган якларга кайта башлады. Ни кызганыч, бүгенге көндә аларның күпләренә бөтенләй юкка чыгу куркынычы яный. Моңа аларны аулау, табигатьнең чамадан тыш пычрануы сәбәпче. Ә моңа...

Һәр елны апрельнең беренче көнендә Бөтендөнья кошлар көне үткәрелә. 1906 елда нәкъ шушы көнне кошларны саклау буенча Халыкара конвенция имзаланган.

Яз җитеп, күчмә кошлар да туган якларга кайта башлады. Ни кызганыч, бүгенге көндә аларның күпләренә бөтенләй юкка чыгу куркынычы яный. Моңа аларны аулау, табигатьнең чамадан тыш пычрануы сәбәпче. Ә моңа юл куймауның юлы бер генә: кешеләрнең җаваплылыгын һәм табигый тыюлык мәйданнарын арттыру.

Белгечләр кошларның күпләп кимүе экологик катастрофага китерергә мөмкин дип кисәтә. Табигатькә, яшәешебезгә әйтеп бетергесез зыян салыначак. Шуңа күрә дә табигать сөючеләр, белгечләр, экологлар - һәммәбез бергә тупланып, кошларга ярдәм оештыру көн кадагындагы мәсьәләләрнең берсенә әверелде.

"Чатыр-Тау" дәүләт заказнигы белгечләре тарафыннан ел да бу көнгә багышлап максатчан чаралар үткәрелә: кошларга җимлекләр эленә, оялар ясала, мәктәп укучылары һәм бакчаларда тәрбияләнүче балалар белән экскурсияләр, тематик лекцияләр оештырыла.

"Чатыр-Тау" дәүләт заказнигы администрациясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев