Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Коррупция фактларын белсәң – хәбәр ит!

Узган атна ахырында район башлыгы каршындагы коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Аны район башлыгы вазифаларын башкаручы, әлеге комиссия рәисе урынбасары Наҗәт Нәгыймов алып барды. Комиссия әгъзалары аның составына үзгәрешләр кертте. Аңа өстәмә рәвештә комиссия секретаре Н.Сабирҗанов, район Советы аппараты җитәкчесе А.Хәлиуллин, шәһәр Советының даими комиссия рәисе Р.Хуҗин кертелде....

Узган атна ахырында район башлыгы каршындагы коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Аны район башлыгы вазифаларын башкаручы, әлеге комиссия рәисе урынбасары Наҗәт Нәгыймов алып барды.

Комиссия әгъзалары аның составына үзгәрешләр кертте. Аңа өстәмә рәвештә комиссия секретаре Н.Сабирҗанов, район Советы аппараты җитәкчесе А.Хәлиуллин, шәһәр Советының даими комиссия рәисе Р.Хуҗин кертелде. Закончалык нигезендә комиссия составына шулай ук районның контроль-хисаплау палатасы рәисе дә керә.

Район башкарма комитетының юридик бүлек начальнигы, комиссия әгъзасы З.Габитова районда коррупциягә каршы чараларның гамәлгә ашырылуы хакында чыгыш ясады. Ул районда бу комиссиянең 2006 елдан махсус эшкәртелгән программа нигезендә эшләвен хәбәр итте. Программа кысаларындагы коррупцион гамәлләргә каршы профилактикага юнәлтелгән пландагы барлык чаралар да үткәрелде. 2012 елда районның 2012-2014 елларга яңа программасы кабул ителде. Аңа УФСБ бүлеге начальнигы И.Хәкимовтан, шәһәр прокуроры И.Низамовтан, эчке эшләр бүлеге җитәкчелегеннән эшлекле тәкъдимнәр кертелде. Гражданнар хәбәрдар булсын өчен программа муниципаль район сайтында да урнаштырылды. Коррупциягә каршы көрәштә иң үтемле алым - районның муниципаль берәмлекләре актларына норматив-хокукый экспертиза үткәрү, дип билгеләп үтте комиссия әгъзалары. Әйтик, 2011 елда прокуратура хезмәткәрләре тарафыннан 200дән артык документка экспертиза үткәрелде.

Коррупция фактларына тарыган райондашлар өчен "кайнар линия" телефоннары эшли: 7-24-28 һәм 7-14-00. Комиссия адресына юлланган хат-хәбәрләр өчен автовокзал, Балалар иҗат үзәге (Ленин ур.), үзәк почтамт (Пушкин ур.), шулай ук Актүбә бистә Советы (Губкин ур.) биналарында махсус тартмалар урнаштырылган.

2011 елда Татарстан хокук сагы органнары тарафыннан 802 коррупцион җинаять ачылды.

2011 елда районда ТР Президенты каршындагы коррупциягә каршы эшче төркем Советы эшләде, аның әгъзалары тарафыннан ачылган җитешсезлекләр бетерелде.

Комиссия әгъзалары районның коррупциягә каршы комплекслы программасына үзгәрешләр керттеләр, алдагы планлы утырышта район Советы һәм район, шәһәр башкарма комитетлары муниципаль хезмәткәрләренең 2011 ел өчен керемнәр һәм мөлкәти халәте турында белешмәләрнең дөреслеге турында мәсьәләне карау тәкъдиме белән чыктылар.

Г.Шәймәрданова, комиссия әгъзасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев