Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Коръән укып үсәләр

Күпгасырлы Ислам дине мәдәниятен үстерү ниятеннән Яр Чаллыда XVII Коръән уку буенча республика балалар конкурсы узды. Анда Татарстанның 15 районыннан, Киров өлкәсеннән һәм Удмуртиядән барлыгы 182 бала, шул исәптән Азнакайдан 6 бала катнашты. Ярыш яшь буенча 4 төркемгә бүлеп оештырылды. Конкурсантлар Коръән сурәләрен яттан сөйләделәргә, китаптан аятләрне дөрес итеп укырга,...

Күпгасырлы Ислам дине мәдәниятен үстерү ниятеннән Яр Чаллыда XVII Коръән уку буенча республика балалар конкурсы узды.

Анда Татарстанның 15 районыннан, Киров өлкәсеннән һәм Удмуртиядән барлыгы 182 бала, шул исәптән Азнакайдан 6 бала катнашты. Ярыш яшь буенча 4 төркемгә бүлеп оештырылды. Конкурсантлар Коръән сурәләрен яттан сөйләделәргә, китаптан аятләрне дөрес итеп укырга, жюри сорауларына җавап бирергә тиеш иделәр. 15 яшькә кадәргеләр арасында 6 нчы Азнакай урта мәктәбе укучысы, Зәңгәр мәчет каршындагы мәдрәсә шәкерте Фәйрузә Әминова өченче урынны яулады. Җиңүчеләргә дипломнар, акчалата призлар, дини әдәбият һәт татлы бүләкләр тапшырылды. Район җитәкчелеге конкурска бару өчен Азнакай балаларына уңайлы миниавтобус бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев