Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Корбан гаете белән!

Кадерле дин кардәшләребез! Сезне якынлашып килүче иң газиз, мөбарәк булган Корбан гаете белән котлыйбыз! Әлеге изге көндә иң күркәм омтылышларыбыз һәм хыялларыбыз тормышка ашсын! Аллаһы Тәгалә гөнаһларыбызны киң рәхмәте белән гафу итеп, күңел инсафлыгы, намус һәм тугрылык, зиһен-сәләтләр, дөньяда һәм ахирәттә төрле бәла-казалардан иминлек бирсә иде! Быел Корбан бәйрәме 6...

Кадерле дин кардәшләребез!

Сезне якынлашып килүче иң газиз, мөбарәк булган Корбан гаете белән котлыйбыз!

Әлеге изге көндә иң күркәм омтылышларыбыз һәм хыялларыбыз тормышка ашсын! Аллаһы Тәгалә гөнаһларыбызны киң рәхмәте белән гафу итеп, күңел инсафлыгы, намус һәм тугрылык, зиһен-сәләтләр, дөньяда һәм ахирәттә төрле бәла-казалардан иминлек бирсә иде!

Быел Корбан бәйрәме 6 ноябрьгә туры килә. Гает намазы һәм имамнарыбызның хөтбәләре 7.30 сәгатьтә районыбызның бар мәчетләрендә дә укылачак. 9.00 сәгатьтә Ак мәчет ихатасында 4500 сумнан сарык сату оештырыла һәм корбан чалу өчен мөмкинлек тудырылачак.

6 ноябрьдә 14.00 сәгатьтә Азнакай шәһәренең Яшьләр үзәгендә (Мәрҗани урамы, 22) Корбан гаетенә багышланган гаилә бәйрәме узачак. Сезне театральләштерелгән тамаша, балалар чыгышы, кызыклы уеннар көтә.

Район һәм шәһәр мөхтәсибәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев