Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Коляскалы инвалид Фәнис Галиев Азнакайда өй салган

Фәнис Галиев белән быел җәй физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен оештырылган Сабантуйда очрашкан идек. Үзенең түгәрәк көләч йөзе, тормышка якты карашы белән сокландырды ул. Инвалид коляскасында килеш спорт ярышларында актив катнашуына да шаккатып карап тордым. Фәнис Балтач авылында туып үскән. Юл фаҗигасенә юлыкканчы, нефть тармагында шофер булып эшләгән. 1997 елдан...

Фәнис Галиев белән быел җәй физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен оештырылган Сабантуйда очрашкан идек. Үзенең түгәрәк көләч йөзе, тормышка якты карашы белән сокландырды ул. Инвалид коляскасында килеш спорт ярышларында актив катнашуына да шаккатып карап тордым.


Фәнис Балтач авылында туып үскән. Юл фаҗигасенә юлыкканчы, нефть тармагында шофер булып эшләгән. 1997 елдан бирле аның аяклары йөрми. Күпме операция, йокысыз төннәр, борчулы көннәр...


Әмма ул төшенкелеккә бирелми, йөреп китү теләге һәм өмете белән янып яши. Күнегүләр ясап, мускулларын ныгыта. Мәскәүгә Валентин Дикуль янына барып, аннан киңәшләр һәм тимер аяк киемнәре алып кайта.


- Сәламәтләнү өчен зур ихтыяр көче кирәк, - ди Фәнис. - Арбага утырганчы күнегүләр генә ясый идем, хәзер күбрәк хәрәкәтләнергә тырышам.


Алар тормыш иптәше Резидә белән Яңа Юл бистәсендә йорт салып кергәннәр. Йортын ул үзенә яраштырып, уңайлы итеп төзеткән.


- Шәһәр фатирына караганда, биредә яшәү жайлырак. Рәхәтләнеп кош-корт асрыйбыз, бакчада яшелчә, җиләк-җимеш үстерәбез, - ди Фәнис.


Резидәсен дә һәрчак машина белән эшенә илтеп куя, барып ала икән. Һәлакәткә очрагач, хатыны эшен ташлап, 4 ел карый аны. Хәзер инде тормышлары бер көйгә җайланган, бер агымга салынган.


Бәхетсезлеккә тарыса, кем-дер башын хәмергә сала, төшенкелеккә бирелә. Фәнис Галиев исә ихтыяр көчен туплап, алга карап яши. Ул коляска белән чабу, ядрә ыргыту, штанга күтәрү буенча ярышларда катнашып, район, республика күләмендә призлы урыннар яулый.

Шәһәребездән узган Универсиада уты эстафетасын тапшыручылар сафында да күрдек аны.
Әнә шундый көчле рухлы кешеләр янында үзеңнең тормыш проблемалары чүп кенә булып тоела башлый. Бу дөньяда иң мөһиме - Ходайдан бүләк ителгән гомер, якыннарының җан җылысы, игътибары һәм күңел тынычлыгы икәненә инанасың.
Резеда Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Коляскалы инвалид Фәнис Галиев Азнакайда өй салган