Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Көннән-көн төзекләнә Азнакаебыз

Районыбызда төзелеш эшләре елдан-ел киңрәк үсеш ала. Бу көннәрдә муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин бер төркем җитәкчеләр белән төзелеш объектларында булып, эш барышы белән танышып йөрде. Азнакай шәһәре Радужная урамы көнчыгыш "Б" микрорайонында урнашкан күпкатлы йортта төзүчеләргә мөмкин булганча эшләрне тизләтергә (бигрәк тә сугыш ветераннарына тиешле фатирларда), Бөек Җиңүнең 70...

Районыбызда төзелеш эшләре елдан-ел киңрәк үсеш ала. Бу көннәрдә муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин бер төркем җитәкчеләр белән төзелеш объектларында булып, эш барышы белән танышып йөрде. Азнакай шәһәре Радужная урамы көнчыгыш "Б" микрорайонында урнашкан күпкатлы йортта төзүчеләргә мөмкин булганча эшләрне тизләтергә (бигрәк тә сугыш ветераннарына тиешле фатирларда), Бөек Җиңүнең 70 еллык бәйрәменә кадәр йортның тирә - юнен чистартып, төзекләндерергә тәкъдим ителде. Шәйхетдинов урамы, 6 адресы буенча "Мәдәни үсеш үзәге, Универсал спорт залы төзелешләре буенча да җитәкчеләр һәм төзүчеләр эшлекле сөйләшү алып бардылар. Ә инде Җиңү паркында кайбер эшләрне тәмамлау өчен бөтенләй дә санаулы гына көннәр калып килә. Шәһәребезнең иң гүзәл урыннарының берсе булган бу паркны инде азнакайлылар үз итәргә дә өлгергән. Өлкән яшьтәгеләр, бала коляскалары тоткан әниләр, нәниләр күп. Район җитәкчесе эскәмияләргә тезелеп утырган малайлар белән дә гәп куертып алды. Аларга биредә бик ошый икән. Матурлык әллә кайдан ук үзенә тартып тора шул ул. Күз генә тимәсен көннән-көн матурлана, төзекләнә, уңайлылана Азнакаебыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Көннәнкөн төзекләнә Азнакаебыз