Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Көн туса яңа хәбәр

Мәгариф идарәсе хәбәр итә: атмосферадагы һава температурасы 23 градус салкын булганда авыл, 25 градуста шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында, шулай ук авыллардагы V-IX сыйныфларда, 27 градуста шәһәрнең V-IX, 30 градуста - авылның X-XI, 32 градуста шәһәр мәктәпләренең X-XI сыйныфларында укулар уздырылмый. 30 гыйнварда юристлар Ассоциациясе халыкка бушлай юридик ярдәм көне үткәрде....

Мәгариф идарәсе хәбәр итә: атмосферадагы һава температурасы 23 градус салкын булганда авыл, 25 градуста шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында, шулай ук авыллардагы V-IX сыйныфларда, 27 градуста шәһәрнең V-IX, 30 градуста - авылның X-XI, 32 градуста шәһәр мәктәпләренең X-XI сыйныфларында укулар уздырылмый.

30 гыйнварда юристлар Ассоциациясе халыкка бушлай юридик ярдәм көне үткәрде. Әлеге акциягә Ассоциациянең төбәк бүлекчәсе, «Бердәм Россия» партиясе бүлеге дә кушылды. «Бердәм Россия» партиясенең Азнакай җирле бүлеге башкарма комитеты бүлмәсендә узган очрашуга 12 азнакайлы килде һәм юристлардан үзләрен кызыксындырган сорауларга тулы җаваплар алды.

10 февральдә Яшьләр үзәгендә район балалары һәм яшьләре арасында «Хәтер» әфган җырлары фестиваль конкурсының беренче (сайлап алу) этабы уза.

Фестивальдә 14 яшьтән 30 яшькә кадәр үзешчән сәнгать осталары һәм иҗади коллективлар чыгыш ясаячак.

Анда катнашу өчен заявкалар 9 февральгә кадәр Мәрҗәни урамы 22а йорт адресы буенча кабул ителә. Белешмәләр өчен телефон: 7-22-73.

Хәрби хәрәкәтләр (әфган, чечен сугышы, локаль конфликтлар) ветераннарының оешманың еллык эшчәнлегенә багышланган гомуми җыелышы уза. Ул район-шәһәр Мәдәният йортында 11 февральдә 10.00 сәгатьтә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев