Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Көн туса яңа хәбәр

Яр Чаллы шәһәренә булган эшлекле визиты барышында Киров өлкәсе Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Матвеев кичә Азнакайда булып китте. Биредә ул ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм "Азнакай нефтемаш заводы" ААҖнең уртак проекты булган күчмә стоматология кабинеты мөмкинлекләре белән танышты, фельдшер-акушерлык пункты модуле белән кызыксынды. Аны ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат...

Яр Чаллы шәһәренә булган эшлекле визиты барышында Киров өлкәсе Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Матвеев кичә Азнакайда булып китте.

Биредә ул ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм "Азнакай нефтемаш заводы" ААҖнең уртак проекты булган күчмә стоматология кабинеты мөмкинлекләре белән танышты, фельдшер-акушерлык пункты модуле белән кызыксынды. Аны ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Җәләлетдинов, Азнакай муниципаль районы башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин, башка рәсми затлар озата йөрде.

Кичә район эчке эшләр бүлегенең шәхси составы белән закончалыкларны саклау һәм хезмәт дисциплинасы мәсьәләләренә багышлап җитди сөйләшү үткәрелде. Анда Казан шәһәренең 9 нчы "Дальний" полиция бүлегендә булган гадәттән тыш хәл турында информация һәм министрлыкның бу факт буенча карары җиткерелде. Очрашуда министрлыкның эш производствосы һәм режим идарәсе начальнигы, полковник Ленар Гомәров, район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, бүлекнең ветераннар советы рәисе Нурулла Гобәйдуллин, Азнакай эчке эшләр бүлеге каршындагы иҗтимагый совет әгъзалары катнашты һәм чыгыш ясадылар.

Табигатьнең һәр фасылы да камил. Кыш урталарында яумаган кар, март аена кергәч, барыбер үзенекен итте - дөньяны аклыкка күмде. Шуның белән юлчыларга да сөенечле мәшәкатьләр алып килде. Мәсәлән, "Татнефтедор" ҖЧҖ филиалы - Азнакай автомобиль юллары идарәсенең җитмешкә якын махсус техникасы һәм йөздән артык эшчесе бу көннәрдә берничә район биләмәсендәге 850 чакрым юлны яңа яуган кардан, боздан чистартып тора. Эш бер караңгыдан икенчесенә кадәр дәвам итә.

Язның беренче көннәрендә Ютазыда чаңгы ярышлары буенча ачык чемпионат булды. Әлеге ярышта Азнакайдан тренер-укытучы Г.Камалетдинова җитәкчелегендәге «Юбилейный» балалар яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы да катнашты. Үз үлчәм категориясендә Г.Гарипова җиңү яулады. Г.Камалетдинова - икенче, ә И.Гарипов финишка өченче булып килде. Призерлар медаль, диплом һәм истәлек бүләкләре белән бүләкләнделәр.

Мәгариф идарәсе тарафыннан 2012-2013 уку елына балаларны 1 нче сыйныфка кабул итү вакытлары билгеләнде.

Булачак беренчеләрнең ата-аналары 1 апрельдән 31 августка кадәр гаризаларын язмача мәктәпнең үзендә яки Интернет челтәрендә edu.tatar.ru электрон мәгариф адресы буенча мәктәп сайтына кереп, "Мәктәпкә кабул итү" рубрикасында бирә алалар.

18 мартта 9.00 сәгатьтә Азнакай шәһәренең Ак мәчетендә балалар өчен "Намаз" һәм "Коръән уку" бәйгеләре оештырыла. Программада: балалар өчен театральләштерелгән тамаша, бәйгеләр. Рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев