Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Көн туса яңа хәбәр

Зур эшләр көтелә Кичә район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин район һәм шәһәр башкарма комитетларының җаваплы затлары озатуында шәһәрнең тиздән зур эшләр башланачак объектларында булды. Шәһәр мунчасына ремонт ясауга керешү турында сүз барды. Азнакай шәһәренең Генераль планы буенча Нефтьчеләр урамын дәвам итеп, элекке "Дуслык" бакчачылык ширкәте территориясе аша Солтангалиев урамы...

Зур эшләр көтелә

Кичә район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин район һәм шәһәр башкарма комитетларының җаваплы затлары озатуында шәһәрнең тиздән зур эшләр башланачак объектларында булды. Шәһәр мунчасына ремонт ясауга керешү турында сүз барды. Азнакай шәһәренең Генераль планы буенча Нефтьчеләр урамын дәвам итеп, элекке "Дуслык" бакчачылык ширкәте территориясе аша Солтангалиев урамы чатыннан Шәйхетдинов урамына кадәр автомобиль юлы салына башлаячак. Юлның турыдан үткәрелүе, билгеле, бу микрорайонда яшәүчеләргә эшкә, мәктәпкә йөрүдә уңайлык тудырачак, вакытны да янга калдырачак.

Әлеге объектларда алып барылачак эшләр турында тәфсилләбрәк газетабызның алдагы санында язарбыз.

Яз бәйрәме - Нәүрүзгә килегез!

24 март көнне район-шәһәр Мәдәният йорты каршындагы мәйданда Язның борынгыдан килгән матур бәйрәме - Нәүрүз үткәрелә. Программада: театральләштерелгән тамаша, уеннар, җыр-бию, төрле күңел ачулар. Бәйрәм ярминкәсе оештырыла, «карга боткасы»н да авыз итә аласыз. Башлана 10.00 сәгатьтә. Рәхим итегез!

Киленнәр бәйгесе

28 март көнне 18.00 сәгатьтә район-шәһәр мәдәният йортында «Киленбикә-2012» шоу-тамаша уздырыла. Уңган, җырга-моңга битараф булмаган, оста һәм сәләтле киленнәребезне күрәсегез килсә, бәйгегә ашыгыгыз! Бәясе 50 сум.

Көрәш турниры

31 мартта 10.00 сәгатьтә Мәдәният йортында Әсләм Шакиров истәлегенә татар-башкорт көрәше буенча 10 нчы республика турниры үткәрелә.

Җәмәгатьчелек транспортында бәяләр арта

Тарифлар буенча ТР Дәүләт комитетының 2011 елның 28 октябрендә чыккан "ТР Азнакай муниципаль районы Азнакай шәһәрендә пассажирлар һәм багаж йөртүгә максималь тарифлар чиген билгеләү турында" карары нигезендә (ул "Республика Татарстан" газетасының 2011 елның 26 ноябрендәге 237 нче санында басылган) 1 апрельдән Азнакай шәһәрендә һәм Актүбә шәһәр тибындагы бистәсендә җәмәгатьчелек транспортында йөрү бәяләре арта, ул 15 сум тәшкил итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев