Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Көн туса яңа хәбәр

Азнакайда - социаль яклау һәм мәшгульлек министры Кичә районыбызга эш визиты белән ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин килде. Ул халыкны кабул итү үткәрде. Азнакайлыларны нигездә кече һәм урта бизнесны яклауда субсидияләр күләме, эшкә урнашу, социаль яклау мәсьәләләре кызыксындырды. Аннары Айрат Шәфигуллин 89нчы профлицей коллективы белән очрашты,...

Азнакайда - социаль яклау һәм мәшгульлек министры

Кичә районыбызга эш визиты белән ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин килде.

Ул халыкны кабул итү үткәрде. Азнакайлыларны нигездә кече һәм урта бизнесны яклауда субсидияләр күләме, эшкә урнашу, социаль яклау мәсьәләләре кызыксындырды.

Аннары Айрат Шәфигуллин 89нчы профлицей коллективы белән очрашты, биредә аның киләчәктә булган статусы үзгәрүе турында сүз барды. Делегация шулай ук Актүбәдәге "Ак Чишмә" тернәкләндерү үзәгендә, инвалидлар һәм картлар йортында булды.

- Соңгы вакытта районда шактый эшләр башкарылган, - дип ассызыклады министр. - Нефтьчеләрнең дә зур ярдәме сизелә. Социаль өлкәдә физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә уңайлы шартлар тудыру өстендә тагын да эшлисе бар әле.

Күпьеллык иҗади хезмәте һәм татар әдәбиятын үстерүгә керткән саллы өлеше өчен якташыбыз Марсель Галиевка Татарстанның халык язучысы дигән мактаулы исем бирелде. Котлыйбыз!

ТР профсоюзлар Федерация көне кысаларында 23 майда хакимиятнең утырышлар залында район хакимияте, профсоюз активы, эш белән тәэмин итүчеләр вәкилләре, кадрлар хезмәте, хезмәтне саклау, юридик хезмәт белгечләре катнашында семинар-киңәшмә узды.

ТР профсоюзлар Федерациясе эшчәнлегендәге көнүзәк проблемалар белән Федерация рәисе урынбасары, ТР Дәүләт Советы депутаты В.Кондратов таныштырды. Ул минималь хезмәт хакының минималь куллану кәрҗиненнән түбәнрәк булуы, хезмәт хакын түләүләр буенча әҗәтләрнең кимемәве профсоюзларны җитди борчуы хакында әйтте.

ТР профсоюзлары Федерациясе аппараты белгечләре Г.Мингалиева, И.Андина, А.Ерохина профсоюзлар эшчәнлегендә хезмәтне, хезмәткәрләрнең пенсия хокукларын яклау мәсьәләләренә тукталды, закондагы үзгәрешләрне аңлатты.

Азнакай муниципаль районы башлыгы вазифаларын башкаручы М.Шәйдуллин профсоюзларның район тормышында актив катнашуын әйтеп, бары уртак көч белән генә максатларга ирешеп булачагын билгеләп үтте.

Соңыннан ТР профсоюзлары Федерациясе аппараты белгечләре сорауларга җавап бирде, консультация үткәрде.

Төзекләндерү буенча икеайлык кысаларында рөхсәтсез ясалган чүплекләрне ликвидацияләү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Шәһәр җитәкчелеге «Спутник» автогаражы, Мачаклыбаш авылы территорияләрендә урнашкан чүплекләрне ликвидацияләү турында карар чыгарды. Сабантуй территориясендә төзекләндерү эшләре дәвам итә.

Быел районыбызда 502 укучы 11 сыйныфны тәмамлый. Кайчандыр гөрләп торган уку йортларында чыгарылыш укучылары саны елдан-ел кими. Оптимальләштерү нәтиҗәсендә авылларда бары 8 урта гомуми белем бирү мәктәбе калган. Мәсәлән, быел Сарлыдан - 3, Чубар Абдулдан һәм Уразайдан 4 укучы гына чыга.

Соңгы кыңгырау - ул мәктәп, ваемсыз балачак белән хушлашу, зур тормыш юлына аяк басу билгесе. Уңышлар сезгә, чыгарылыш укучылары!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев