Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Көн туса яңа хәбәр

Бәйрәмгә чакырабыз! Җомга, 1 июньдә, Ишкәев исемендәге ял паркында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм чарасы була. Программада: 14.00 сәгатьтә - мини-футбол, җиңел атлетика буенча спорт ярышлары башлана. 16.00 - балалар өчен уеннар, балалар бәйрәм концерты. 17.00 - Әлмәт тынлы оркестры чыгышы, бию мәйданчыгында әти-әниләр өчен биюләр. 18.00 - әти-әниләр...

Бәйрәмгә чакырабыз!

Җомга, 1 июньдә, Ишкәев исемендәге ял паркында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм чарасы була.

Программада: 14.00 сәгатьтә - мини-футбол, җиңел атлетика буенча спорт ярышлары башлана.

16.00 - балалар өчен уеннар, балалар бәйрәм концерты.

17.00 - Әлмәт тынлы оркестры чыгышы, бию мәйданчыгында әти-әниләр өчен биюләр.

18.00 - әти-әниләр өчен концерт программасы.

20.30 - 22.00 -дискотека.

14.00 сәгатьтән башлап барлык аттракционнар да ташламалы бәядән эшләячәк. Балалар, әти-әниләр, әби- бабайларны ял итәргә чакырабыз. Күңелле булачак!

Алдагы атнада - 3 көн ял!

Җәйнең беренче ае күңелле бәйрәм-вакыйгаларга, ял көннәренә бай булачак. Быел Сабантуйларны иркенләп уздырырбыз. Чөнки Татарстан Президенты фәрманы нигезендә республикабыз районнарында һәм авылларда Сабантуй 10-12 июнь көннәрендә үткәрелә. 12 июньдә Россия көне билгеләп узыла. Шуңа күрә яллар бер көнгә арта, димәк, 10, 11 һәм 12 июньдә ял итәбез.

Ышаныч телефоны - Сезнең өчен

Балаларга, яшүсмерләргә һәм өлкәннәргә шәхси проблемалар килеп туганда һәм үзара мөнәсәбәтләрне көйләргә кирәк булганда психолог ашыгыч психологик ярдәм күрсәтә.

Ышаныч телефоны дүшәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе көннәрендә 15.00- 21.00 сәгатьләрдә эшли. 8 (85592) 7-33-99 телефоны буенча шалтыратыгыз. Анонимлык саклана!

Бакчачылар игътибарына!

1 июньнән "Яркий мир" таксие "Лесное" (Зирекле Елга) һәм Мачаклыбаш бакчачылык җәмгыятьләренә пассажирлар йөртү хезмәте башкара. Такси Гагарин урамы 25 нче йорт (автовокзал каршы) янындагы мәйданнан 8.00, 12.00, 18.00 сәгатьләрдә китә. Тел. 8-960-085-66-57, 7-00-00, 7-03-03.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев