Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Көн туса яңа хәбәр

2 июньдә 9.00 сәгатьтә Азнакай муниципаль районы аэродром мәйданчыгында дельтаплан һәм җиңел самолетларда күрсәтмә чыгышлар була, 13.00 сәгатьтә 18 яшьтән башлап теләгән кешеләргә очып карау мөмкин булачак. Агымдагы елның 5 аенда 116 пар рәсми рәвештә никахларын теркәделәр. 2011 елның шул чорына исә ЗАГС хезмәткәрләре 141 парга язылышу турында таныклык биргәннәр....

2 июньдә 9.00 сәгатьтә Азнакай муниципаль районы аэродром мәйданчыгында дельтаплан һәм җиңел самолетларда күрсәтмә чыгышлар була, 13.00 сәгатьтә 18 яшьтән башлап теләгән кешеләргә очып карау мөмкин булачак.

Агымдагы елның 5 аенда 116 пар рәсми рәвештә никахларын теркәделәр. 2011 елның шул чорына исә ЗАГС хезмәткәрләре 141 парга язылышу турында таныклык биргәннәр. Быел аерылышучыларның саны тагы да күбәеп киткән: 109 пар. Узган ел белән чагыштырганда 12 очракка күбрәк. Ырымнарга караганда, кәбисә елында аерылышырга ярамый - башка бәхет булмаячак.

Яз башыннан 69 азнакайлыга талпан кадалган. Бу хакта безгә табиб эпидемиолог ярдәмчесе Раушания Махиянова хәбәр итте. Бәхеткә, әлегә районда талпан инфекциясе белән зарарлану очраклары юк. Узган елда талпан энцефалиты белән зарарлануда шик тудырган 1 очрак булган, ләкин ул Казан вирусология лабораториясендә расланмаган. Талпан белән зарарлану фактларын башта теркиләр һәм 21 көн дәвамында медицина күзәтүе билгелиләр. Талпанның төрен ачыклау һәм инфекция эләккәнме, юкмы икәнлеген белү өчен Казан шәһәренең вирусология лабораториясенә барырга кирәк. Анда түләүле диагноз куялар.

Бакча, парк, урманда йөргәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Талпан бер вакытта да агачтан төшми, ул астан өскә үрмәли. Чалбар балакларын оекбаш эченә тыгыгыз, үз-үзегезне еш тикшереп торыгыз!

Бу көннәрдә 24 нче янгын сүндерү частендә район мәктәпләре арасында дружиналар беренчелегенә ярышлар үтте.

Аны күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге һәм ирекле янгын җәмгыяте оештырды. Бәйгедә 8 мәктәп көч сынашты. Яшь янгын сүндерүчеләр янгын-гамәли спорт һәм теоретик белемнәре буенча үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы Рәфис Зарипов 1 урынны алган 8 нче урта мәктәп командасына Азнакай районының күчмә кубогын тапшырды. 2 нче урта мәктәп - икенче, 1 нче урта мәктәп өченче урынны алды. Призлы урыннарны алучы команда әгъзаларының барысына да кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Янгынга каршы пропаганда алып баруда актив катнашкан өчен 6 нчы урта мәктәп коллективы грамотага ия булды. Ярышларның оешкан төстә узуында 24 нче һәм 87 нче янгын часте коллективы зур көч куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев