Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Көн туса яңа хәбәр

Кичә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров үткәргән киңәшмәдә сүз нигездә халыкның тормыш-көнкүреш шартлары турында барды. Анда халыкка хезмәт күрсәтүче шәһәр оешма-предприятиеләре, ТСЖ житәкчеләре катнашты. Киңәшмәдә гражданнардан кергән шикаятьләр, кимчелекләрне бетерү хакында да эшлекле сөйләшү булды. Алар арасында кабельле телевидение, почта, полиция, ТСЖ хезмәтенә кагылышлылары да бар. Берничә шикаять кибетләргә...

Кичә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров үткәргән киңәшмәдә сүз нигездә халыкның тормыш-көнкүреш шартлары турында барды. Анда халыкка хезмәт күрсәтүче шәһәр оешма-предприятиеләре, ТСЖ житәкчеләре катнашты. Киңәшмәдә гражданнардан кергән шикаятьләр, кимчелекләрне бетерү хакында да эшлекле сөйләшү булды. Алар арасында кабельле телевидение, почта, полиция, ТСЖ хезмәтенә кагылышлылары да бар. Берничә шикаять кибетләргә йөк ташучы машиналарның яңа гына төзекләндерелгән юлларны бозуына борчылу белдереп язылган. Киңәшмәдәгеләр алда торган зур бәйрәм - шәһәр көненә хәзерлек, аны үз югарылыгында уздыру мәсьәләләренә тукталдылар.

***


Узган пәнҗешәмбедә Бирючевка үзәк нефть җыю пунктында «Азнакайнефть» идарәсенең формаль булмаган НАСФ һәм НГСФ коткару формированиеләренең «ТР ОДС» җәмгыяте белән берлектә команда өйрәнүләре үтте. Казаннан килгән «ТР ОДС» җәмгыятенең башкарма директоры Альберт Гәрәев, бүлек җитәкчесе Михаил Ковригин, 24нче янгын сүндерү часте башлыгы Салават Сәләхов һ.б. җитәкчеләр әзерлекнең югары булуыннан канәгать калуларын белдерде.

***


Узган атна азагында Актүбә эшчеләр бистәсенең Нефтьчеләр урамындагы җиде күпкатлы торак йортны берләштергән 9 нчы кварталда ишек алды бәйрәме булды. "Нинди матур бу дөнья!" дип исемләнгән әлеге чараны, Актүбә вәкаләтле органы белән берлектә, Юрий Гагарин исемендәге Мәдәният йорты иҗат коллективы оештырды.
Аның чираттагысы, Актүбә авылына нигез салынуның 90 еллыгына багышланганы, шушы шимбә кичендә уздырылачак.
Әлеге бәйрәмнәр турындагы тулырак язмалар белән газетаның алдагы саннарында таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кљн туса яћа хђбђр