Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

КӨЛДЕРДЕ ДӘ, УЙЛАНЫРГА ДА МӘҖБҮР ИТТЕ...

Узган атнада Азнакайның Мәдәни­ят сараенда Әлмөт татар дәүләт дра­ма театры танылган төрек язучысы Азиз Несинның "Ал җанымны, әфәнде" комедиясен Азнакай тама­шачысына тәкъдим итте. Зал тулы ха­лык булганга бик гаҗәпләнергә кирәкмидер. Азнакайлар болай да спектакльләргә яратып йөри. Ә бу ку­еласы спектакльдә төп рольләрне районның Банки Сукаеш авылы кы­зы, Татарстанның халык артисты...

Узган атнада Азнакайның Мәдәни­ят сараенда Әлмөт татар дәүләт дра­ма театры танылган төрек язучысы Азиз Несинның "Ал җанымны, әфәнде" комедиясен Азнакай тама­шачысына тәкъдим итте. Зал тулы ха­лык булганга бик гаҗәпләнергә кирәкмидер. Азнакайлар болай да спектакльләргә яратып йөри. Ә бу ку­еласы спектакльдә төп рольләрне районның Банки Сукаеш авылы кы­зы, Татарстанның халык артисты Лу­иза Солтанова белән аның ире Рос­сиянең атказанган, Татарстанның ха­лык артисты Камил Вәлиев һәм шу­лай ук, тамашачыларның яраткан ар­тисты - Татарстанның халык артис­ты Роза Салиховалар башкарды. Шу­ны да өстәргә кирәк, Әлмәт дәүләт драма театры директоры Фәридә ха­ным Исмәгыйлова да читтән түгел, үзебезнең районның Карамалы авы­лы кызы. Шуңа да азнакайларның Әлмәт театры спектакле белән еш очрашуларына аптырыйсы түгел.

Спектакльне тамашачы бик җылы кабул итте. Төрек белән татар кар­дәш халык булып, тормышларында уртаклык күп булганнан гына түгел. Якын кешеңне югалту, озак еллар ял­гыз яшәү кайсы милләттә дә бер төрледер инде ул. Ир белән аз гына яшәп калган, гомерләренең ике дистәдән артык өлешен ялгыз яшә­гән ахирәтләрнең бер-берсе ара­сындагы мөнәсәбәте, аларның киче­решләре, капма-каршы җенескә ка­рата карашлары, залдагы күп кенә тамашачы язмышын чагылдырган ке­бек булды. Кайберәүләрнең яшь ара­лаш көлүләрен күрү шул турыда уй­ланырга мәҗбүр итте. Спектакльдә бары дүрт кеше уйнады. Әмма тама­шачыны озын монологлар ялыктыр­мады. Киресенчә, һәр кешегә үз яз­мышы белән чагыштырырга вакыт бирде. Артистларның һөнәри оста­лыгына тормыш тәҗрибәсе дә өстәлеп, күңелле дә, гыйбрәтле дә тамаша бүләк иттеләр.

Спектакль тәмамланганнан соң, ха­лык тиз генә урыннарыннан торып, кием алырга ашыкмады. Артистлар адре­сына алкышлар белән рәхмәт әйткән­нән соң, кулларына чәчәк бәйләм­нәре тотып сәхнәгә Мәдәният идарәсе һәм Мәдәният сарае җитәк­челәре күтәрелде. Алар Луиза ханым белән Камил әфәндегә Азнакай районы башлыгының рәхмәтен җит­керде. Баксаң, аларның икесенең бергә сәхнә тормышын башлаулары­на 100 ел тулган икән. Ә Банки Сука­еш кияве Камил үзенең күптән түгел җитмеш яшен билгеләп үткән булган. Шул уңайдан аларга Азнакай районы башлыгы һәм Азнакай тамашачысы исеменнән телевизор бүләк ителде. Якташлары, Банки Сукаеш җирле Со­веты җитәкчелеге авылдашлары исе­меннән әлеге талантлы гаиләгә матур теләкләрдән тыш, чәчәк бәйләме һәм зур мамык юрган да тапшырды. Сәхнә ветераны Әҗүәт ага Җиһангиров матур итеп курайда уйнап кына куандырмый, курайларны ул ясап та шаккатыра. Үзе ясаган бер курайны юбилярларга - үзенең авылдашла­рына да бүләк итте. Бирер алдыннан бүләк курайда уйнап та күрсәтте.

Шундый матур кичә бүләк иттеләр Әлмәт татар драма театры артистла­ры Азнакай нефтьчеләренә. Залдагы тамашачыларның күпчелеге нефть сәнәгате тармагында эшләүчеләр яки аннан лаеклы ялга чыккан вете­раннар иде. "Азнакайнефть" идарә­се профкомы бу спектакльгә 150 би­лет сатып алып, үз нефтьчеләрен ку­андырды һәм дөрес эшләде. Спек­такль караучылар бары рәхмәттән башка сүз әйтмәс. Икенче көнне иртән иртүк, күтәренке күңел белән нефть чыгарырга эшкә китәр.

Нәфис ӘХМӘТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: КӨЛДЕРДЕ ДӘ, УЙЛАНЫРГА ДА МӘҖБҮР ИТТЕ...