Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Көләч йөзле, шаян сүзле

Типография ветераннары: Җәүһәрия Садриева (уңда) һәм Мәйсәрә Хафизова «Маяк» газетасының үткән юлын Азнакай типографиясеннән башка күз алдына да китерерлек түгел. Чөнки газета беренче саныннан ук шушы фидакарь коллективның тырышлыгы белән чыккан. Алар арасында Җәүһәрия Садриева да бар. Көләч йөзле, шаян сүзле, киң күңелле ветераныбыз зарлануның ни икәнен дә белми. Әйтерсең...

Типография ветераннары: Җәүһәрия Садриева (уңда) һәм Мәйсәрә Хафизова

«Маяк» газетасының үткән юлын Азнакай типографиясеннән башка күз алдына да китерерлек түгел. Чөнки газета беренче саныннан ук шушы фидакарь коллективның тырышлыгы белән чыккан.

Алар арасында Җәүһәрия Садриева да бар. Көләч йөзле, шаян сүзле, киң күңелле ветераныбыз зарлануның ни икәнен дә белми. Әйтерсең лә ул гомере буе агулы кургаш исен иснәп, кул белән хәреф җыеп никадәрле авыр һәм җаваплы хезмәт башкармаган. Киресенчә, ул авырлыкларны ул сагынып, матур бер истәлек итеп кенә хәтеренә төшерә.

- Керосин яндырып төннәр буена хәреф җыйган чаклар була иде. Шунда өстәлгә терәлеп тәмле төшләр дә күреп аласың. Яшь вакытта ара беләсеңме инде ул, - дип куя ул көлеп. -Шулкадәрле яратып, күңел биреп башкардым мин ул эшне.

Ул чорда Тымытык районы Каенлы күл авылы кызы мәктәпне тәмамлау белән Азнакайга килә. Газетада машинистка булып эшләүче Зәйтүнә апаның: «Әйдә кил! Бик кызыклы эш. Тавык та чүпләп бетерә алмаслык хәрефләрне чүпләрсең, - дип шаяртып чакыруы яшь кызга җитә кала. Бу чорда аңа нибары 20 яшь була. Шуннан китә дә китә: гомере буена шушы яраткан эшен башкара.

Кул белән җыя, кул белән әйләндерелә торган «Американка» дип аталган басу станогы Җәүһәриягә эләкми. Аның каравы, 1957 елда линотип станогы сатып алынгач, җиң сызганып, әлеге яңа техниканы беренчеләрдән булып үзләштерергә керешә. Көннәр төнгә ялгана, ләкин тырыш кыз линотипны тиз «иярли» һәм башкаларга да өйрәтә.

Чибәр Җәүһәрияне Әсгать исемле егет күреп ала һәм алар матур гаилә коралар. Садриевлар гаиләсе бер кыз , ике малай үстерә. «Гаилә дип торган булмады, балалар да үзләренчә үстеләр, эш өчен дип үлә идек», - дисә дә, балалары күз генә тимәсен, барысы да игелекле һәм кешелекле, барысы да җаваплы һәм дәрәҗәле урыннарда эшлиләр. Бәхетле әби-бабайның 5 оныгы бар. Бу көннәрдә хезмәт ветераны Җәүһәрия апа Садриева үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Һәрчакта да шулай яшь һәм ягымлы, көләч булып кал, Җәүһәрия апа!

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев