Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кәкре Елгадан Сәкинә Закирова сыерлар да сауган, депутат та булган

Кәкре Елганың бу ак чәчле әбисе - Сәкинә Закирова, гомер юлын хезмәт белән бәйләгән, күп тапкырлар медаль, Мактау грамоталары белән бүләкләнгән, лаеклы ялга чыкканчы "Марс" хуҗалыгында савымчы булып эшләгән, авылдашлары арасында тирән ихтирам һәм хөрмәт казанган шәхес. Тормыш арбасына аңа бик иртә җигелергә туры килә. Юллама буенча берничә ел Молотов...

Кәкре Елганың бу ак чәчле әбисе - Сәкинә Закирова, гомер юлын хезмәт белән бәйләгән, күп тапкырлар медаль, Мактау грамоталары белән бүләкләнгән, лаеклы ялга чыкканчы "Марс" хуҗалыгында савымчы булып эшләгән, авылдашлары арасында тирән ихтирам һәм хөрмәт казанган шәхес.


Тормыш арбасына аңа бик иртә җигелергә туры килә. Юллама буенча берничә ел Молотов (хәзерге Пермь) якларында эшләп кайта. Аннан соң колхозда сыер сава башлый. Сугыш елларында, барлык авылдашлары кебек үк, кичләрен фронттагы солдатлар өчен йон оекбашлар бәйли.


Ару-талу, ял белмәс кыз авыл клубында оештырылган үзешчән сәнгать түгәрәкләренә йөрергә дә өлгерә - концертларда, спектакльләр куюда катнаша.


Эш дәверендә гаделлеге белән танылган алдынгы колхозчы Сәкинә Закир кызын авылдашлары берничә тапкыр авыл Советына депутат, колхоз идарәсенә әгъза итеп тә сайлыйлар.


1949 елда Сәкинә Гарәф исемле егеткә кияүгә чыга. Озакламый уллары Миңнекәшиф туа. Бүген Сәкинә апа аның гаиләсендә яши, улы-килене, онык-оныкчыкларының кадер-хөрмәтен күреп, истәлекләргә төренеп тыныч кына гомер кичерә.


Наил РӘСҮЛЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кәкре Елгадан Сәкинә Закирова сыерлар да сауган, депутат та булган