Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Күкләр рухын тойган җир улы

​​​​​​​Ерак көнчыгышта илебез чиген саклаучы хәрби очучы подполковник Рәхимҗан Мөбәрәк улы, милләтебезнең йөзен билгеләрдәй асыл егет – безнең якташыбыз.

Әгәр мин Ерак Көнчыгышта эшләүче журналист булсам, Рәхимҗан Исрафилов турында язганда, “Тумышы белән ул Татарстаннан”, – дияр идем дә, бүгенгегә күчәр идем. Әмма ул як журналисты Татарстанның “Швецариясе” булган Азнакай барын белми. Шул район эчендә Мәллә елгасы буйлап утырган Чубар- Абдулны белми. Ул авылның күзгә күренми генә “оч”ларга бүленүе хакында башына да китерми. Рәхимҗан белән мин туып үскәне – Митрофан очы дип атала. Ике өй аша гына күршеләр без. Әти-әниләрнең яшь чагы, hәр гаиләдә 4 -5 бала. Урам гөр килеп торыр иде. Киң күңелле Мөбәрәк абый белән Рәзинә апаларның ишек алдында уйный идек. Ходайга шөкер, Рәзинә апа күптән түгел 85 яшен тутырды.

Безнең очның балалары күктә самолет күрсәк, кулларны изи-изи сикерергә тотына идек:

– Первый самолет! Первый самолет!

Рәхимҗанга, хак, самолетка “первый” утыру насыйп булды. 5 яшьтә Хәниф абый (әтисенең абыйсы, сугыш чорында ул да очучы булган), самолетка утыртып, Казанга алып китә аны. Күршемнең бәхетенә каршы, җиңгәсе Гайшә апа аэропортта эшли. Нәни кунакны “Ан-2” самолетына алып керәләр. Ул туп-туры кабинага китә. Яртылаш гына рульне күргәч, гаҗәпләнеп, хәттә бераз куркып калдым, дип искә ала ул. Кунак малай hәркөнне Гайшә апасы белән “эшкә” йөри.

Шул бик истә калган: Рәхимҗанның беренче укытучысы – hәрьяклы талант иясе Җәүhәрия апа Вәлиева иде. Ялга кайткан саен, ул аның янына бара иде. Алтынчыны бетерүгә Рәхимҗан укуын Азнакайның 2 нче урта мәктәбендә дәвам итә. Класс җитәкчесе Мария Шаховна искиткеч йомшак күнелле кеше иде дип искә ала ул.

Безнең очныкылар сигезенчедән соң аның Оренбургка китеп, Гагарин укыган очучылар әзерли торган училищега керүенә гаҗәпләнмәде, чөнки, ул самолетка “первый” утырды hәм килеш-килбәте дә Гагаринга тартым.

Анда укыган чорлар өйдәге өч апае – Рәмзия, Инсаф, Резеда өчен дә онтылмаслык хәтирә-хисләр калдыра. Беренчедән, очучы булачак абый өчен горурлык хисе, икенчедән, аерылышу сагышы, өченчедән, чемоданга тутырып кайткан 15 граммлы шоколадлар тәме. Булачак очучыларга, күрәсең, паек итеп биргәннәрдер. Училищедан соң аны Ерак Көнчыгышка билгелиләр.

Бер елны, 10 ел чамасы бардыр, алар ялга кайткач, Рәхимҗан, аның хатыны Надя белән тауга мендек. Надежда белән гомер буе аралашкан кешеләр кебек сөйләшәм. Милиция капитаны. Озак еллар балигъ булмаганнар эше буенча инспектор булып эшләгән. Аннары укыткан. Мин аңа әби чәчләрен сыйпап татарча шигырь укыйм. Ул имәннәр турында сөйли. Аларда урманнар чыга алмаслык куе, юлбарыслар бар ди.

Таудан Мәллә елгасы уч төбендәге кебек күренә. Тәүлек буе диңгез өстендә очкан күршем әнә шул уч төбе кадәр елгасын сагынып кайта... Ә мин балачакта тешләр тешкә тигәнче, көнгә 17 шәр тапкыр су коенуыбыз турында сөйлим. Надя минем каршыма Япон диңгезен китереп куя. Су аквариумдагы кебек чип-чиста. Диңгез йолдызлары, кәбестәләре...

Рәхимҗанның яшәү рәвеше үтә җитди кебек тоелса да, җор кеше күршем. Көлә дә, көлдерә дә белә. Аныкы кебек көлүне руслар ”заразительный” диләр. ”Йога” торган, ягъни мәсәлән.

– Рәхимҗан, авылда сине самолетың белән тауга төшкән, дип сөйлиләр?

– Булды андый теләк. Тик рөхсәт ителми бит.

Туры юлыма бераз хилафлык китереп булса да, район өстеннән үттек. Төн иде. Азнакай утлары җемелди. Авылда да утлар бар. Митрофан аермачык күренә...

Килешәсездер, бит без барыбыздан да – “балачактан”. Рәхимҗан миннән әзрәк зур, быел 60 яшен тутыра икән. Шундый шәхес турында яза алуым белән мин бәхетле бүген.

Очучы Рәхимҗан Исрафиловның хәрби бурычы – сулык чикләрен су асты көймәләреннән саклау. Гомумән алганда, Тын океан флоты диңгез авиациясендә башлана аның хәрби хезмәт юлы. Аерым көймәләргә каршы корабль командиры ярдәмчесеннән ул авиация полкы командирына кадәр күтәрелә.. Ул барлык төр хәрби самолетларны иярләгән егет. Иң катлаулы һава шартларында да диңгез авиациясен хәрби әзерләү бүлеге өлкән инспекторы буларак дистәгән артык очучы әзерләгән, үзе дә бик күп катлаулы операцияләләрдә катнашкан.

Менә минем каршыда “Красная Звезда” газетасы ята. “Военный репортер” рубрикасында басылган “Крылья над океаном” дигән язма бу. Бик “научный” язма, җирдә яшәүче кеше аңлап бетермәскә дә мөмкин “күк хәлләрен”. Шулай да, 2007 елда Рәхимҗан әйткән иде, самолетларга hавада заправка ясау өстендә эшлибез дип. Язма шул турыда. Димәк, очучылар командасы бу эшне дә башкарып чыккан.

Мин эчтән генә Надя ханымның күршемне зурлавы, ирен яратуы гына түгел, ә hәр хезмәт баскычына сөенеп, югарыга

“чөюе” өчен куанып утырдым. Подполковник Рәхимҗан Исрафилов иң югары –“очучы- снайпер” дигән разрядка ия. 2011 елда аңа “Россиянең Атказанган очучысы” дигән мактаулы исем бирелә. Ул Тын океан Флотының Квалификация комиссиясе рәисе. Кызлары Алина hәм уллары Максим өчен “наш папа” да бит әле. hәм ана кеше балаларында әтиләренә карата тирән мәхәббәт, хөрмәт, горурлык тойгылары тәрбияли алган. Уллары Максим да – 1 нче класслы очучы, хәрби хезмәтләре өчен “Нестеров медале” белән бүләкләнгән. Авиация эскадрилиясенең авиация отряды командиры булган. Белемен тагын да югарырак күтәрү максаты белән быел көзен Хәрби-Диңгез Флотының Хәрби уку-фәнни үзәгенә укырга кергән.

Ялга кайткан чакта Рәхимҗан Мәллә буена төшми калмый. Күршем агачлар утыртырга ярата икән. Ул утырткан имән, каен, миләш, баланнар, туган якларын исенә төшереп, Ерак Көнчыгыш ярларында, бәлки, татарча шаулыйлардыр...

Фәйрүзә Исмәгыйлова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев