Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Китапка икенче тормыш бүләк ит!” хәйрия акциясе Азнакай мәктәпләрендә дәвам итә

Шушы көннәрдә мәгариф идарәсе үткәргән "Китапка икенче тормыш бүләк ит!" хәйрия акциясе мәктәп китапханәләрен дәреслекләр һәм матур әдәбият белән шактый баетырга ярдәм итте. Балалар иҗаты үзәге фойесында "Табигать - зур байлыклардан тупланган кояш хәзинәсе", "Буыннан-буынга барырлык иҗат", "Шушы яктан, шушы туфрактан без" исемле китап күргәзмәләре эшләде. Муниципаль район башлыгы урынбасары...

Шушы көннәрдә мәгариф идарәсе үткәргән "Китапка икенче тормыш бүләк ит!" хәйрия акциясе мәктәп китапханәләрен дәреслекләр һәм матур әдәбият белән шактый баетырга ярдәм итте.


Балалар иҗаты үзәге фойесында "Табигать - зур байлыклардан тупланган кояш хәзинәсе", "Буыннан-буынга барырлык иҗат", "Шушы яктан, шушы туфрактан без" исемле китап күргәзмәләре эшләде.


Муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов акцияне ачып, әлеге чараның мөһимлеген ассызыклады һәм мәктәп китапханәләренә белешмә сүзлекләр тапшырды. Мәгариф идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Эльвира Зарипова хәйриячеләргә рәхмәтен белдерде һәм киләчәктә дә мондый акцияләрдә актив катнашырга чакырды.

Иң беренчеләрдән булып Фатыйма апа Газизуллина үзенең өй китапханәсеннән алып килгән китапларын бүләк итте.

Әмирҗан хәзрәт Якупов, җитәкчеләрдән - М.Динмөхәммәтов ("Лидер - Авто" ҖЧҖ), М.Хаҗипов (Азнакай автомобиль юллары идарәсе), Э.Пузырева (күптармаклы үзәк), Г.Хафизова (мәдәният идарәсе), М. Гафиятуллин (мәктәп туклануы комбинаты), М.Мөгътәсимов ("Департамент" ТКХ), Л.Әхмәдишина (информацион-мәгълүмати үзәк), "ТатАИСнефть" идарәсе, "Хәтер"оешмасы, азнакайлылар - З.Хәйдәров, Р. Зарипова, Н.Кәримова, Н. Хәмидуллин, И. Закиров, Е.Калинина акциядә актив катнаштылар. Барлыгы 1027 данә китап җыелды.


Шагыйрә Нәсимә Фазлыева балалар бакчаларына үзенең теләкләрен язып, "Иң матур рәсем" китабын бүләк итте.
Әлеге чараны алып баручы Раил белән Гүзәл китапның тарихы, әһәмияте белән таныштырды. "Живая классика» Бөтенроссия яшь китап сөючеләр конкурсының муниципаль этабында җиңүче, 6 нчы мәктәп укучысы Александра Җиһангирова, 4 нче лицей укучысы Зилә Зарипова килгән кунакларны матур чыгышлары белән куандырды. 16 нчы "Әкият" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр татар телен өйрәнү дәресеннән өзек күрсәтте.


Әлеге акция район күләмендә беренче тапкыр оештырылса да, соңгысы булмас дигән теләктә калабыз. Хәйрия чарасы мәктәпләрдә дәвам итә.


Гөлгенә ИГЪТИСАМОВА, мәгълүмати-методик үзәк методисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Китапка икенче тормыш бүләк ит!” хәйрия акциясе Азнакай мәктәпләрендә дәвам итә