Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Китап” радиосын тыңлаучыларның 75 проценты – хатын-кызлар

Алмаз Миргаязов әйтүенчә, радионың аудиториясен бүген күпчелек хатын-кызлар тәшкил итә һәм ир-атлар алардан күпкә калыша.

Узган ел гына эшләп китүенә карамастан, бүген “Китап” радиосының үз тыңлаучысы, ягъни аудиториясе бар һәм аларның шактый өлеше 35 яшьтән өлкәнрәкләр. Бу хакта массакүләм матбугат чаралары журналистлары белән үзара аралашу барышында «Китап» радиосының баш мөхәррире Алмаз Миргаязов әйтте. – Продуктны нәтиҗәле ясарга теләсәң һәм аның кыйммәте булсын дисәң, теге яисә бу аудиториягә атап эш итәргә тиешсең. Безнең потенциаль аудиториябез бар. Алар — интеллект ягыннан шактый камил, мәдәни дәрәҗәсе югары булган кешеләр. Без моны төрле инструментлар ярдәмендә һәрдаим күзәтеп торабыз. Тыңлаучыларыбызның 70-75 проценты хатын-кызлар. Ирләр радио тыңлау буенча алардан берникадәр калыша, чөнки хатын-кызлар иртә белән дә, ашарга әзерләгәндәдә, көндез дә эштә дә, Ирләр башлыча радионы машинада гына тыңлый, – ди радио җитәкчесе. Яшь киңлекләренә килгәндә, бүген “Китапны” күпчелек 35 яшьтән өлкәнрәкләр үз итә, әмма Алмаз Миргаязов белдерүенчә, радионы башкалар тыңламый дигән фикер дөрес түгел, алар арасында балалар да, яшьләр дә җитәрлек. «Китап» – AppStore һәм PlayMarket мобиль мәйданчыкларында тәкъдим ителгән махсус мобиль кушымталарда һәм Интернет челтәрендә тәүлек әйләнәсе эшләүче милли радио. Быелдан радио Казан шәһәрендә 98,6 FM ешлыгында да сөйли башлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев