Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кисәтелгән, димәк коралланган

Янгыннар статистикасына күз салсаң, чәчләр үрә тора. Узган елда Россия Федерциясендә 140 меңләп янгын очрагы теркәлгән, 8711 кешенең гомере өзелгән, аларның 420 се балалар. Бөтен ил буенча һәр көнне 380 янгын кабына, һәр айда 725 кеше үлә дигән сүз бит бу. Уйланырлык саннар. Үзебезнең Азнакай районында да узган ел 42...

Янгыннар статистикасына күз салсаң, чәчләр үрә тора. Узган елда Россия Федерциясендә 140 меңләп янгын очрагы теркәлгән, 8711 кешенең гомере өзелгән, аларның 420 се балалар. Бөтен ил буенча һәр көнне 380 янгын кабына, һәр айда 725 кеше үлә дигән сүз бит бу. Уйланырлык саннар. Үзебезнең Азнакай районында да узган ел 42 янгын чыккан, аларның 38е торак йортларда, утта 3 кеше һәлак булган. Бу елда районда 7 янгын булырга өлгерде. Иң аянычлысы: анда ике кешенең гомере өзелде,ике бала зыян күрде. Янгыннарның төп сәбәбе - ул кешеләрнең үзләренең янгын куркынычсызлыгы кыгыйдәләрен үтәмәве һәм белмәве.

Янгын-коткару һәм янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре менә шуңа күрә дә төп игътибарны халыкны, оешма-предприятие хезмәткәрләрен янгын куркынычсызлыгы чараларына өйрәтүгә юнәлдерәләр. Кисәтелгән, димәк коралланган, диләр бит. Ут чыкканда, кешеләр ниләр эшләргә кирәклеген белеп торсалар, һич зыян итмәс иде.

Янгын чыгу билгеләре булуга ук кичекмәстән 01, кәрәзле телефоннан 101 яки 112 телефоны буенча хәбәр итәргә (объект адресын, янгын чыгу урынын, фамилиягезне атарга); барлык электр һәм газ җиһазларын, объектны ут һәм газ белән тәэмин итүче чыганаклардан өзәргә; мөмкинлек булганча, тәрәзә һәм ишекләрне ябарга, янгын урынына үтәли җил һәм кислород керүне капларга; башлангыч стадиядә янгынны мөстәкыйль рәвештә сүндерергә тырышырга, иң яхшысы ут сүндергечтән файдаланырга кирәк. Ялкынны тыгыз тукыма, туфрак белән капларга, май булмаса, су сибәргә; кечкенә балаларга, авыру кешеләргә чыгарга ярдәм итәргә; авыз-борынны су белән чылатылган яулык, чүпрәк белән капларга кирәк. Нык төтен булганда, үрмәләп чыгыгыз, чөнки аста төтен исе кимрәк, аңны югалту мөмкинлеге дә азрак; киткәндә ишекне йозакка бикләмәгез; бинадан чыгып китәргә мөмкинлек булмаса, кычкырып, чүпрәк болгап, кешеләрнең игътибарын җәлеп итегез. Үзебезнең иминлегебез күпчелек үз кулыбызда икәнлеген онытмагыз.

А. Никулин, 24 нче янгын часте начальнигы урынбасары,

Р. Хөсәенов, янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев