Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Киңәшле эш нәтиҗәле була

Шушы соңгы 4 елда гына районда шактый уңай үзгәрешләр булды. Моңа берничек тә күз йома алмыйбыз. Әлбәттә, районның үсешендә аның белән кем идарә итүе зур роль уйный. Башлык дилбегәсен үз кулына алуга ук, Марсель Шәйдуллин бер төркем актив ветераннарны һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчеләрен җыеп, киңәшмә үткәрде. Анда райондагы хәл торышы,...

Шушы соңгы 4 елда гына районда шактый уңай үзгәрешләр булды. Моңа берничек тә күз йома алмыйбыз. Әлбәттә, районның үсешендә аның белән кем идарә итүе зур роль уйный.

Башлык дилбегәсен үз кулына алуга ук, Марсель Шәйдуллин бер төркем актив ветераннарны һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчеләрен җыеп, киңәшмә үткәрде. Анда райондагы хәл торышы, җитешсезлекләр, аларны хәл итү юлларын эзләү турында сүз барды. Районның иҗтимагый тормыш мәсәләләре, көнкүреш проблемалары күтәрелде, коммуналь хезмәтләр һәм аларга түләүләрне көйләү, юлларга ремонт кирәклеге турында да әйтелде. Мин үзем күңелне инде күптән борчыган әлеге мәсьәләләрдән тыш, үзәк базарда халыкның үз ихатасында җитештергән продукцияне сату өчен уңайлыклар тудыру, үз җирлегебездә үстерелгән ашлыкны эшкәртү өчен Кәкре Елга авылында элеватор төзү, тагын никадәр авыл кешесен эшле итү мөмкинлеге турында тәкъдимнәремне дә җиткердем. Җитәкчебез һәрберебезнең фикере белән килеште. Әнә шулай киңәш-табыштан башланган эш озакламый үз нәтиҗәләрен күрсәтә дә башлады. Район башлыгы үзенә бердәм, яхшы команда туплап, алга куйган бар бурычларны үтәп килә. Күреп торабыз, юлларыбыз да елдан-ел яхшыра, коммуналь хезмәтләрнең сыйфаты бермә-бер күтәрелде, базарда шартлар тудырылды, башка актуаль мәсьәләләр барсы да хәл ителеп тора. Азнакайда республикада беренчеләрдән булып тыл фидакарьләре һәм сугыш чоры балалары хөрмәтенә һәйкәлләр эшләнү белән дә хаклы горурланабыз һәм моның өчен җитәкчебезгә бик рәхмәтлебез.

Нурулла Гобәйдуллин, район ветераннар советы әгъзасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Киңәшле эш нәтиҗәле була