Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Киләсе елдан Азнакайның үз юл фонды булачак

Кичә Азнакай район һәм шәһәр Советларының уртак утырышы узды. Аны Азнакай район һәм шәһәр Советлары рәисе Марсель Шәйдуллин алып барды. Утырышта шулай ук ТР Дәүләт Советы депутаты, "Азнакайнефть" идарәсе җитәкчесе Рәзиф Галимов, хокук саклау органнары, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, район башкарма комитетының идарә һәм бүлекләре, район Советының бүлек начальниклары да катнашты. Депутатлар...

Кичә Азнакай район һәм шәһәр Советларының уртак утырышы узды. Аны Азнакай район һәм шәһәр Советлары рәисе Марсель Шәйдуллин алып барды. Утырышта шулай ук ТР Дәүләт Советы депутаты, "Азнакайнефть" идарәсе җитәкчесе Рәзиф Галимов, хокук саклау органнары, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, район башкарма комитетының идарә һәм бүлекләре, район Советының бүлек начальниклары да катнашты.


Депутатлар каравына куелган Азнакай район Советы карары белән расланган Азнакай муниципаль районында һәм Азнакай шәһәрендә бюджет процессы турындагы Положениеләргә өстәмәләр һәм үзгәрешләр кертү, шулай ук аларның 2013 һәм 2014, 2015 еллардагы планлы чорга бюджетлары турындагы карарларга үзгәрешләр кертү; ТР Азнакай муниципаль районы Азнакай шәһәре Советының 2010 елның 11 ноябрендә чыккан "Җир салымы турында" 6-2 нче карарына үзгәрешләр кертү турында мәсьәләләр буенча финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Гурьянованың чыгышы тыңланды.

Чираттагы көн тәртибендәге мәсьәлә Азнакай муниципаль районында муниципаль юл фонды төзү турында булды. 2014 елның 1 гыйнварыннан җирлегебездә шундый фонд төзелеп, аңа кергән акча гомуми кулланыштагы автомобиль юлларын, торак пунктларында күпфатирлы йортлар ишегалларындагы һәм аларга керү юлларын проектлау, төзү, реконструкцияләү, капиталь ремонтлау, төзекләндерү һәм карап торуга тотылачак.


Бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә кулланылган Бердәм хезмәткә түләү тариф челтәре каралмаган муниципаль берәмлекләр башлыкларына, депутатларга, җирле үзидарәнең сайлап куела торган җаваплы затларына, аерым оешмалар хезмәткәрләренә акчалата түләүләр күләмен индексацияләү, хезмәткә түләү системасын камилләштерү; хезмәтләре өчен Бердәм тариф челтәре нигезендә түләнелгән җирле бюджеттан финансланучы оешмалар хезмәткәрләренә хезмәт хакын арттыру турында Азнакай район Советының 2011 елның 30 июнендә чыккан 60-10нчы карарына үзгәрешләр кертү турында мәсьәләләр тикшерелде.


Азнакай шәһәрендә территориаль иҗтимагый үзидарә төзү тәртибе турында Положение белән район башкарма комитетының юридик бүлеге начальнигы Зәйтүнә Габитова таныштырды. Депутатлар каравына шулай ук район территориясендә тәртип саклау буенча җәмәгатьчелек пунктлары төзү турында район һәм шәһәр Советлары карарына, "Азнакай муниципаль районы" Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында мәсьәләләр куелды.

Алар буенча юридик бүлекнең баш белгече Наил Сабирҗанов чыгыш ясады. "Азнакай шәһәре" Уставына үзгәрешләр кертү турында авыл җирлекләре белән эшләү буенча сектор җитәкчесе Илшат Исламовны тыңладылар.
Район башкарма комитетының кадрлар-оештыру бүлеге начальнигы Рәмзия Мөстәкыймова муниципаль вазифаларны алыштыручы затларның, җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең һәм аларның гаилә әгъзаларының керемнәре, чыгымнары һәм мөлкәте хакында рәсми сайтта мәгълүматлар урнаштыру, аларны массакүләм мәгълүмат чараларына бирү тәртибе белән таныштырды.


Өч һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләргә җир участоклары бирү турында карар кабул итү тәртибенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү буенча җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре Палатасы рәисе вазифаларын башкаручы Наил Зарипов чыгыш ясады. Азнакай район Советының 2013 елның 23 августында кабул ителгән "Азнакай муниципаль районының Почетлы гражданины" исемен бирү турында" 246-36 карарына өстәмәләр һәм үзгәрешләр кертү турында район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллинның чыгышы тыңланды.

Депутатлар район ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримовка "Азнакай районының Почетлы гражданины" дигән мактаулы исем бирү турында бертавыштан карар кабул итте.


Утырышта тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Киләсе елдан Азнакайның үз юл фонды булачак