Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Киләсе атнада Әбүнәче көне “Маяк” газетасы редакциясендә узачак

(Азнакай, 9 декабрь) Белеп торасыз, хөрмәтле укучыларыбыз, үзебезнең районда 86 ел нәшер ителеп килүче "Маяк" газетасына киләсе елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясе бара. Аның тәмамланырына да санаулы көннәр генә калып килә. Безнең газетабызны гомере буе юлдаш иткән, аңа тугры калган райондашларыбыз аңа инде язылып өлгерде. Шактый гына оешма-предприятиеләр дә "Подписка...

(Азнакай, 9 декабрь) Белеп торасыз, хөрмәтле укучыларыбыз, үзебезнең районда 86 ел нәшер ителеп килүче "Маяк" газетасына киләсе елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясе бара.

Аның тәмамланырына да санаулы көннәр генә калып килә. Безнең газетабызны гомере буе юлдаш иткән, аңа тугры калган райондашларыбыз аңа инде язылып өлгерде.

Шактый гына оешма-предприятиеләр дә "Подписка бүләк ит!" акциясенә кушылып, үзләренең ветераннарына, физик мөмкинлекләре чикләгән, мохтаҗлыкта яшәгән кешеләргә "Маяк"ны яздырып бик отышлы, истәлекле бүләк ясады.

Шундый игелек чарасы кылып, әниләрен, олы яшьтәге туганнарын, авыллардагы ак әбиләрне, аксакалларны куандырган һәммә кешегә дә изгелекләре үзләренә кайтсын, дибез.

Әлбәттә, әле бу хакта, ягъни вакытлы матбугатка язылу баруын онытып җибәргән, яки моңа вакыт таба алмый йөргәннәр дә бар. Без аларга бу эшне уңайлату максатыннан, 14 декабрьдә иртәнге 9.00 дән 11.00 сәгатькә кадәр "Маяк" газетасы редакциясендә "Әбүнәче көне" үткәререгә булдык. Безгә килеп, бер үк вакытта яхшы кәеф алып, ял да итеп тә китәрсез.

Газетабызның 85 еллык юбилей елында ачылган музеебыз белән танышырсыз, гармун моңына кушылып бергәләп җырлап та алырбыз. "Әбүнәче көне"ндә газетабызга язылучыларны төрле бүләкләр дә көтә! Килегез, ишекләребез сезнең өчен ачык!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Киләсе атнада Әбүнәче көне “Маяк” газетасы редакциясендә узачак