Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Киләчәкләрен үзләре билгели

«SаМоSтоятельные дети» проекты кысаларында Азнакай шәһәре 9нчы мәктәптә «Гомумбелем мәктәпләрендә наркотикларга каршы пропаганда» зона семинары узды. - Акция 2007 елдан старт алды, узган чорда аңа 60 берләшмә берләште - бу 3000гә якын бала дигән сүз. Алар яхшы укыйлар, тәртиплеләр, үз алдына куйган максатларына ирешәләр, - ди ТР буенча наркотиклар әйләнешенә...

«SаМоSтоятельные дети» проекты кысаларында Азнакай шәһәре 9нчы мәктәптә «Гомумбелем мәктәпләрендә наркотикларга каршы пропаганда» зона семинары узды.

- Акция 2007 елдан старт алды, узган чорда аңа 60 берләшмә берләште - бу 3000гә якын бала дигән сүз. Алар яхшы укыйлар, тәртиплеләр, үз алдына куйган максатларына ирешәләр, - ди ТР буенча наркотиклар әйләнешенә каршы контроль буенча Россия федераль хезмәте идарәсенең бүлек начальнигы вазифаларын башкаручы Вера Герасимова.

Акциядә катнашучылар белән 1 елга контракт төзелә, һәркайсына әгъзалык карточкасы бирелә. Карточка килешү төзелгән кайбер учреждениеләргә барганда ташламалар бирә. Азнакайда исә Боз сарае, бассейн һәм кайбер чәчтарашханәләр шундый учреждениеләр булып тора.

«SаМоSтоятельные дети» проектында катнашучылар ВКонтактеда үз битләрен булдырдылар. Бу балаларның максатчанлыгы, аларның үз киләчәкләрен үзләре төзүе хакында сөйли.

Семинар эшендә 84 кеше - Кама арты регионыннан 10 район вәкиле катнашты. Алар алга таба балаларда тәмәке тарту, алкоголь һәм наркотиклар куллануга карата кире мөнәсәбәт формалаштыру турында фикер алыштылар, актив рәвештә сорауларын бирделәр һәм аңа тулы җаваплар да алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев