Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Киләчәккә юл сайлар вакыт

Мәктәп - һәр укучының тормышында җаваплы чор. Нәкъ биредә холык-фигыльләребез, дөньяга карашыбыз, шәхесебез формалаша. Ә тугызынчы һәм унберенче сыйныфка җиткәч, җитди сынаулар көтә. Унберенчеләр белән бар да ачык, ә менә тугызынчылар алдына тагын бер сорау килеп баса: укуны мәктәптә дәвам итәргәме, әллә һөнәр үзләштерергә юл тотаргамы? - Мин мәктәптә калырга...

Мәктәп - һәр укучының тормышында җаваплы чор. Нәкъ биредә холык-фигыльләребез, дөньяга карашыбыз, шәхесебез формалаша. Ә тугызынчы һәм унберенче сыйныфка җиткәч, җитди сынаулар көтә.

Унберенчеләр белән бар да ачык, ә менә тугызынчылар алдына тагын бер сорау килеп баса: укуны мәктәптә дәвам итәргәме, әллә һөнәр үзләштерергә юл тотаргамы?

- Мин мәктәптә калырга булдым, чөнки 20 елдан артык балаларга белем бирүче әнием эшен дәвам итеп, педагогика университетына китәсем килә. Ә тугызынчыдан соң урта һөнәри белем алып, яңадан вузга керү - озак процесс дип исәплим, - ди Рамина Ибраһимова.

Ләйсән Зәкиева исә башкача фикердә.

- Мин тугызынчыдан соң китәргә уйлыйм, чөнки билгеле максатларым бар һәм аларны тизрәк тормышка ашырырга омтылам, - ди ул.

Имтиханнарга әзерләнгәндә берәүләр үзләрен тыныч һәм ышанычлы хис итә, икенчеләр төшенкелеккә, куркуга бирелә. Укытучылар имтихан нәтиҗәләре белем дәрәҗәсенә, тырышлыкка, ихтыяр көченә бәйле диләр.

- Имтиханнарга әзерлек максатларында мәктәбебездә һәр көн саен консультацияләр үткәрелә. Яхшы нәтиҗәләр - ул киләчәккә яхшы юл. Язмышыңның нинди юлдан китәсе дә аларга бәйле, - ди Азнакай 2 нче урта мәктәбенең уку-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Айнур Кәрамуллин.

Зөлфия ХӘМИТОВА, яшь хәбәрче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Киләчәккә юл сайлар вакыт