Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Киләчәк бүген башлана

Узган атнада мәшгульлек үзәге Мәдәният сараенда шәһәр һәм район мәктәпләре укучылары уку йортлары белән таныштыру ярминкәсе үткәрде. Анда Казан федераль университеты, Казан дәүләт энергетика университеты, Әлмәт мәгълүмати технологияләр һәм сервис техникумы, Бөгелмә педагогик колледжы, Сарман аграр колледжы һәм башка уку йортлары вәкилләре катнашты. "Укырга, укырга һәм укырга!" дигән канатлы сүзләр...

Узган атнада мәшгульлек үзәге Мәдәният сараенда шәһәр һәм район мәктәпләре укучылары уку йортлары белән таныштыру ярминкәсе үткәрде.

Анда Казан федераль университеты, Казан дәүләт энергетика университеты, Әлмәт мәгълүмати технологияләр һәм сервис техникумы, Бөгелмә педагогик колледжы, Сарман аграр колледжы һәм башка уку йортлары вәкилләре катнашты.

"Укырга, укырга һәм укырга!" дигән канатлы сүзләр бүгенге көндә тагын да актуальләшә төште шикелле. Мәктәпне тәмамлаучы һәр кеше нинди дә булса һөнәр үзләштерергә ашыга. Шуңа күрә дә киләчәккә һөнәр сайлау бик җаваплы адым булып санала. Сайлап алынган һөнәр буенча белем алу яхшы эшкә урнашуны һәм киләчәкне билгеләүче фактор булып санала. Белгечләр фикеренчә, безнең илдә 7000 меңнән артык һөнәр бар. Шуны да истә тотарга кирәк, аларның һаман саен яңалары барлыкка килеп, искеләре юкка чыгып тора. Борынгылар: Үзенең кайсы якка таба йөзгәнен белмәгән кешегә бернинди җил дә юл уңаенда булмый", - дигәннәр. Моннан чыгып, дөрес сайланган һөнәр - җиңүгә бер адым дип әйтергә була.

Чараны ачып, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин:

- Сезнең алда үзегезгә ошаган һөнәр сайлау борычы тора. Бүгенге көндә районга квалификацияле төзүчеләр, архитекторлар, ветеринарлар, агрономнар җитми. Табиб, шәфкать туташлары кирәк. Киләчәктә сезне районыбыз өчен янып-көеп йөрүче һөнәрмандлар итеп күрәсе килә, - дип ассызыклады.

Казан дәүләт ветеринария академиясенең механизация кафедрасын җитәкләүче Наил Сафиуллин, Казан дәүләт университетының кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркәтибе Сергей Ионенко билгеләп үтелгән уку йортлары, андагы бүлекләр, кабул итү шартлары белән таныштырып, укучыларның кызыксындырган сорауларына җавап бирделәр.

Ярминкә тәмамланганнан соң берничә укучы үз фикерләре белән уртаклашты. Бүгенге яшьләр уку, белем алу, киләчәктә һөнәр сайлау турында ниләр уйлый икән?

Рөстәм:

-Көз көне армия сафларында хезмәт итеп кайттым. Белем, диплом кирәклеген яшь чакта уйламаган идем. Ничектер, барысы да җиңел булыр кебек тоелды. Армиядән кайткач, эш эзли башладым. Бар җиргә дә квалификацияле белгечләр таләп ителә. Шуның өчен әлеге көндә имтиханнар тапшырыпрга әзерләнәм, бәлки бәхет елмаер.

Алсу:

-Башкалага укырга керергә дип уйлап йөри идем. Үзебезгә якын булган Әлмәт шәһәрендәге уку йортлары турында бик аз белүем ачыкланды. Анда төрле бүлекләрдә нинди генә белгечләр әзерләмиләр икән! Шуның өчен киләчәктә уйланырга җирлек бар.

Ринат:

-Мондый очрашулар ешрак булсын иде. Һөнәр сайлауда икеләнеп торучылар күп, ә әлеге ярминкәләрнең ярдәме бик зур.

Альберт:

-Мин әле 10нчы сыйныфта гына белем алам. Ләкин һөнәр һәм киләчәктә барасы уку йортын сайлауны бүген үк башларга уйладым. Көне килеп җиткәч бик авырга туры киләчәк.

Таңсылу САНИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Киләчәк бүген башлана