Хатын-кызлар советларында очрашулар бара (ФОТО)
Районыбызның Эльвира Галиева җитәкләгән хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы үзенең активлыгы, бердәмлеге белән аерылып тора.
Әниләр көне уңаеннан игълан ителгән айлык барышында районыбызның хезмәт коллективларында, авылларда нәфис затларыбыз нинди генә чаралар уздырмый: “Түгәрәк өстәл” сөйләшүләре, табиблар, психологлар белән әңгәмәләр, кул эшләре күргәзмәләре, кич утырулар... Әле шушы көннәрдә генә районның спорт идарәсе каршында эшләп килүче хатын-кызлар советы да үзенең чираттагы очрашуына җыелды. Анда катнашкан кунак – табиб Илдус Рәхимҗановның сәламәтлекне саклау, сәламәт яшәүгә багышлап ясаган чыгышы файдалы, урынлы булды. Ханым-туташлар үзләрен борчыган күп кенә сорауларга җаваплар алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев