Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хастаханә палатасында булган хәл

– Ни булды, обход вакыты җитте дә мени? – диде ул мендәр астындагы теш протезын авызына тыга-тыга. Фәиз бармагы белән тумбочкага ымлады. Салих карт бер кулы белән протезын рәтләп, икенчесе белән бауга аскан күзлеген кия-кия лыштыр-лыштыр тумбочкага килеп җитте:

Палата тәрәзәсеннән төшкән яктыга Фәиз йокыга китә алмый изаланып озак ятты. Коридор буйлап кәстил таягын шакылдатып йөргән Хәлилгә дә ачуы килде аның. Үзең йокламасаң, кеше турында уйларга кирәктер бит инде. Өйдә телевизор алдында гырылдап әвен базарына китә иде дә бит, монда сиңа палата саен ансы да юк. Шулай як-ягына каранып ята торгач, күзе карават янындагы тумбочкага төште. Карале, нидер селкенә түгелме соң? Фәиз торып ук утырды. Таракан, теп- тере таракан. Ашалып бетмәгән алма кисәген әле бер яктан, әле икенче яктан әйләнеп йөри. Ничә еллар инде күргән нәрсә түгел иде бит. Фәиз үзе дә сизмәстән сикереп торып, палата утын кабызды. Йокысы сак Салих карт шап итеп сикереп торып утырды.

– Ни булды, обход вакыты җитте дә мени? – диде ул мендәр астындагы теш протезын авызына тыга-тыга. Фәиз бармагы белән тумбочкага ымлады. Салих карт бер кулы белән протезын рәтләп, икенчесе белән бауга аскан күзлеген кия-кия лыштыр-лыштыр тумбочкага килеп җитте:

– Анаңның ала биясен җигим, таракан түгелме соң бу?

Салих картның ачылган авызыннан теге протез идәнгә тәгәрәде. Боларның тавышына ишек янында ятучы Альберт та уянып китте. Йөз илле кило гәүдәсен кузгатуга, болницаның ничәмә-ничә еллар буе йөзләгән кешене күтәреп, бер ун мәртәбә списәйт ителгән тимер карават, җан ачысы белән шыгыртап куйды. Альберт ни футболка, ни чалбар астында сыеп тора алмый торган ару гына кибән хәтле корсагын кашып, бер Салих картка, бер Фәизга карап, бераз утырды да, торып, болар янына килеп басты.

– Карале әллә яшереп куйган берәр нәрсәгез бармы? – диде ул пышылдап кына муен астын кашып. – Нигә йокламыйсыз?

Фәиз тараканны күрсәткәч, бераз сүзсез калып карап торды.

–Ничә еллар күргән юк иде сине, сарымыек, каян килеп чыктың? – дип сүз кушты Фәиз тараканга якынрак килеп. Тараканның әллә тамагы бик нык ачкан вакыты булды, әллә инде артыннан тәпечки тотып куып йөргән бу затны танымады, мыегын бер-ике селкетеп алды да, алма кимерүен дәвам итте. Тегеләр, палатадагы яңа туган бозау кебек дүрт тәпие дүрт якка кыйшаерга торган урындыкларны тумбочка янына куеп, таракан тирәсенә тезелештеләр.

–Да, малай, – дип авыр сулап куйды теш протезын ничек кирәк алай авызына тыгып куйган Салих карт. – Заманында әтрәт булып өй буйлап йөри иде бит бу җанварлар. Казанга аш салыр алдыннан әни мәрхүм канат белән казан тирәсеннән сыпырып төшерә иде аларны. Изми, сытмый, таптамый, сабыр гына сыпырып төшерә, бисмилләсен әйтеп казанның капкачын яба да, тирә-ягын тастымал белән томалап чыга. Бер дә ризыкка таракан төшкәнен хәтерләмим. Әнидән: нигә үтермисең аларны, дип сорый идек. Ходай ни өчендер бу дөньяга хасил иткән бит аларны, йорт тараканы дип юкка әйтмиләрдер, ди торган иде. Чынлап та, ничә еллар бер йортта таракан белән бергә яшәп туганлашып беткән идек бит. Аннан, без бәләкәй чагында мич астында йорт чикерткәсе сайрый торган иде. Дүрт почмаклы өйдә төн җитсә таракан кыштырдый, чикерткә чырылтый, әби белән бабай борын сызгырта, түшәмнәрне селкетеп әти гырлый, карават астында утырган каз каңгылдап ала, бишектәге апаем еламсырый, тик боларның берсе дә нервыга да тими, беркем беркемгә дә кычкырмый. Ә хәзер ни булды безгә? Әз генә тавышка да күркә кебек кабарып, котырган эт кебек кылана башлыйбыз...

–Безнең мәктәп авылдан ун чакрым ераклыкта булгач, безне интернатка урнаштыралар иде, – дип сүзгә кушылды Фәиз. – Иске иде инде ул, тәрәзәләреннән кышын кар кереп тора иде. Туңмас өчен тәрәзәне юрган белән каплый идек. Кубып беткән обой астында – көтүе белән таракан. Аларга беркемнең дә исе китми. Кич җитсә, таракан йөгереше үткәрәбез. И-и, ул чакларның кызыклыгы! Кемнең тараканы җиңә – ул “патша” була. Аны урындыктан тәхет ясап, шуңа утыртып күтәреп йөрибез, ни кушса, шуны эшлибез. Кемдер җырлый, кемдер бии, кемдер патшаның кәкерәеп беткән ботинкасын каз мае белән майлап, ялтыратып куя. Инде йокларга яткач та “патша”ны дүрт малай интернатның иске одеялына салып, тирбәтеп йоклатырга тиеш. Көлешә торгач кемдер бәллүне ычкындырып җибәрсә, “патша” йомшак җире белән идәнгә шапылдап килеп төшә. Китә тагын шау-шу, әүмәкләшү, көлешү... Телевизор да юк, телефон, интернетның ни икәнен дә белмибез. Ә ничек күңелле иде! Кая китте ул чаклар?! Хәзер балалар уйный-шаяра белми бит.

– Че, мин дә помню таракашкаларны! Маленький чакта, әти эчмәсен дип, аракы шешәсенә таракан сала идек, – дип сүзгә кушылды корсагын кашып Альберт.

–Файдасы тия идеме соң? – дип сорады Салих карт теге рәтсез протезын кулъяулыгына төрә-төрә. – Таракан закускага шәп булгандыр ул. Кәк никәк сбижий ит бит...

–Юк, әти аларны җыеп ала иде дә: барыгыз, пәхмелдән мине уятасы булмагыз дип, форточкадан тышка ташлый иде. Аңа карап таракан да кимемәде, әти дә эчүен ташламады...

–Һаман да эчәме? – диде Фәиз көлеп.

–Юк, әти былтыр үлде. Йөрәк авыруыннан, – диде Альберт башын иеп. – Эчсен иде, исән генә булсын иде.

Шулай диде дә, сабыйларча елап та җибәрде. Бу фил кебек ирнең чын күңелдән елаганына палатадашлары бераз аптырап калды. Көн-төн йокы сүткән, түшәм ишелсә дә исе китмәс кебек тоелган бу адәмнең шулай нечкә күңелле булуы ничектер көтелмәгән хәл булып чыкты. Алар икесе Альбертның янына утырып, аны юатырга керештеләр.

–Кайгырма, апаем, кешегә гомерне Ходай үз үлчәве белән үлчәп биргән. Ныклап эчеп җанвалид булып пәстилдә ятса ни эшләр иде? Менә хәзер үзең эчмә инде. Ату часты кибеткә гуляй ясап керәсең. Хәзер аракыга салырга таракан да юк. Балалар да бик үзгәрде. Нәрсә салганнарын да аңламый әтиең артыннан сыптырырсың, – диде Салих карт, протезын төргән кесә яулыгы белән Альбертның борынын сөртеп.

Озак утырдылар алар, сөйләшеп сүзләре бетмәде. Ничә көн ятып бер-берсенә ике-өч сүздән артык әйтешкәннәре юк иде. Инде тумбочка өстендәге таракан да ашап туеп, калган алма астында урын табып, сирәк кенә мыегын селкеткәләп, боларның гапләрен тыңлап утырды. Аңа тиюче булмады. Киресенчә, әйтерсең бик күп еллар күренмәгән якын бер дуслары кич утырырга килде кебек. Ут янганга аптырап кергән шәфкать туташы йокларга кушкач, теләр-теләмәс кенә ятакларына үрмәләделәр. Бер-ике минуттан Альберт гырлап та җибәрде. Салих карт торып аның юрганын рәтләп япты. Фәиз тумбочкасыннан башланмаган сок савытын Салих картның алдына куйды. Тегесе башын селкеп рәхмәтен белдерде. Бераз тын торгач, Фәиз башын күтәреп тумбочка өстенә күз салды. Таракан каядыр юкка чыккан. Ярар, иртәгә килер әле. Аның уйларын ишеткән кебек, Салих карт көрсенеп әйтеп куйды: “Карале, сиңа әйтәм, таракан кире кайткан, бәлки дөньялар да үзгәрер? Тараканнар яшәгән вакытта адәм баласында иман, дуслык, ярдәмчеллек бар иде бит. Яхшыга бу, мин әйтте диярсең. Иншалла, үзгәрер дөнья, башкача мөмкин түгел...” Аны тыңлап яткан Фәизгә дә ничектер рәхәт булып китте. Нишләптер бүген аның Альбертның гырлавына да, Салих картның мыдыр-мыдыр килүенә дә ачуы килмәде, киресенчә, үзе дә сизмичә, тирән йокыга талды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев