Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Халыкара грамоталылык көне

Михаил Ломоносов тарихка «Россия грамматикасын» язган кеше буларак та кереп кала.

Бүген гадәти булмаган, әмма бик мөһим бәйрәм - Халыкара грамоталылык көне билгеләп үтелә. Күренекле галимебез Михаил Ломоносовның табигый фәннәрне өйрәнү белән танылуын беләбез, әлбәттә. Әмма ул тарихка  «Россия грамматикасы» н язган кеше буларак та кергән! Ломоносов рус телендә ничек дөрес итеп сөйләргә һәм язарга кирәклеге турында беренче дәреслекләр авторы булып санала. Шул дәреслекләр язылып, бер ел вакыт узу белән, Россиядә Ломоносовның «грамматикасы» буенча туган телгә өйрәтү алып барыла башлый. Рус теленең матурлыгы, аһәңлеге Михаил Васильевичны сокландыра. Анда ул «испан теленең бөеклеген, француз теленең тереклеген, немецларның ныклыгын, итальян теленең назлылыгын, грек һәм латин теленең байлыгын һәм кыскалыгын» күрә. Үзенең рус телен үстерүгә керткән зур өлеше нәтиҗәсендә Михаил Васильевич Ломоносов «Россиянең беренче грамматисты» исеменә лаек булды.

фото: pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев