Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кеше урлап китеп үтерүдә гаепләнүче 4 кытайлыга карата кузгатылган эш судка тапшырылган

Үз ватандашларын урлап качучыларның берсе - 27 яшьлек эшмәкәр, калганнары - 26, 29, 34 яшьтәге эшсезләр Кеше урлау, мәҗбүриләп акча таләп итү һәм кеше үтерүдә гаепләнүче Кытайның 4 гражданына карата кузгатылган җинаять эше Татарстан Республикасы Югары судына тапшырылган, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте. Искәртеп үтик:...

Үз ватандашларын урлап качучыларның берсе - 27 яшьлек эшмәкәр, калганнары - 26, 29, 34 яшьтәге эшсезләр

Кеше урлау, мәҗбүриләп акча таләп итү һәм кеше үтерүдә гаепләнүче Кытайның 4 гражданына карата кузгатылган җинаять эше Татарстан Республикасы Югары судына тапшырылган, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Искәртеп үтик: Татарстанда 51 яшьлек Кытай гражданының югалуы турындагы гариза аның улыннан 2014 елның 25 нче мартында килеп ирешә. Хәбәрсез юкка чыккан ир-атның дуслары Казанның Юдино бистәсендә акча түләп фатирда яшәгән һәм сәүдә белән шөгыльләнгән ир-атның 25 нче мартка каршы төндә югалуы турында сөйләгән. Югалган ир-атның улына көндез билгесез затлар шалтыратып, әтисенең урлап кителүе турында хәбәр итә һәм аны азат итү өчен 10 млн сум акча сорый. Юкса, шалтыратучылар аны үтерү белән яный. Кыска вакыт эчендә оператив хезмәткәрләр урланган ир-атның иң якын танышларын таба, нәкъ менә алар корбанның финанс хәле һәм бизнестагы эшләреннән хәбәрдар була. Үз ватандашларын урлап качучыларның берсе - 27 яшьлек эшмәкәр, калганнары - 26, 29, 34 яшьтәге эшсезләр. Алар Казанның Әмирхан проспекты буенча йортларның берсендә яшәгән. Оперативниклар җинаять кылыр алдыннан күптән түгел Кытай гражданнарының Нагорный бистәсендә шәхси йортны арендага алуын ачыклый. Йортта тентү уздыру барышында чормада полиция вәкилләре урланган ир-атның гәүдәсенә тап була.

Мәгълүмат http://tat.tatar-inform.ru/news/2016/02/02/117899/ сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кеше урлап китеп үтерүдә гаепләнүче 4 кытайлыга карата кузгатылган эш судка тапшырылган