Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кеше үтереп, базга күмеп куйган егетне 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү көтә

Бүген урам, кибет тирәләрендә исерек кеше күрү берәүне дә гаҗәпләндерми. Хәтта ул хатын-кыз яисә әле балалыктан да чыкмаган яшүсмер булса да... Билгеле булганча, соңгы елларда спиртлы эчемлекләрнең хакы шактый кыйммәтләнде. Ләкин бәяләрнең артуы сәрхүшләр саны кимүгә бер дә сәбәп булмады. Таңсылу САНИЕВА - Әти, аракы кыйммәтләнгәч, син азрак эчәрсеңме? -...

Бүген урам, кибет тирәләрендә исерек кеше күрү берәүне дә гаҗәпләндерми. Хәтта ул хатын-кыз яисә әле балалыктан да чыкмаган яшүсмер булса да... Билгеле булганча, соңгы елларда спиртлы эчемлекләрнең хакы шактый кыйммәтләнде. Ләкин бәяләрнең артуы сәрхүшләр саны кимүгә бер дә сәбәп булмады.


Таңсылу САНИЕВА


- Әти, аракы кыйммәтләнгәч, син азрак эчәрсеңме?
- Юк, балалар, киресенчә, сезгә азрак ашарга туры киләчәк...


Беренче карашка бу сүзләр мәзәк булып тоелыр. Ләкин төптән уйлап карасаң, бер дә көләсе килми. Балаларына ниндидер тәм-том алып кайтасы урынга, соңгы сукыр тиененә кадәр аракы алып, исереп йөрүчеләр күп бит! Гомумән, эчкечелек чын мәгънәсендә заман проблемасына әйләнеп бетте түгелме?!


Бүгенге көндә Азнакайда алкоголизм белән авыручы 192 кеше диспансер исәптә тора, шуларның сигезе - хатын-кыз. Ә өендә тыныч кына эчеп ятучылар күпме?!


- Исәпкә алынучылар белән төрле кисәтү әңгәмәләре оештырабыз, туган-тумачалары, якыннары белән тыгыз мөнәсәбәттә эшләп, эчүнең сәбәпләрен ачыклыйбыз. Мәшгульлек үзәге аша эшкә урнаштырырга тырышабыз, - ди район үзәк сырхауханәсе табиб-наркологы Фәния Рамазанова. - Алкоголизм - дәвалануга авыр бирелә торган чир. Әмма теләк һәм ихтыяр көче булганда, авырлыкларны җиңеп, үз максатыңа ирешергә мөмкин.


Сәрхүшләр тарафыннан кылынган җинаятьләрнең елдан-ел артуы ныклап борчылу өчен сәбәп. Мәсәлән, район эчке эшләр бүлегенең кизү бүлегендә агымдагы елның дүрт аенда 154 җинаять теркәлгән. Аларның 45е алкоголь белән бәйле.


Районда кылынган соңгы җинаятьләрнең берсе генә дә барлык кешеләрне тетрәндерде: Кәтем авылындагы йорт базында 1980 елгы ир-ат гәүдәсе табылды.


21 май көнне эчке эшләр бүлегенә берәү шалтыратып, Кәтем авылындагы бер йортта үлгән кеше гәүдәсе булу мөмкинлеге турында хәбәр итә. Урынга чыгып, оператив-тикшерү эшләре алып барганда, йорт базында тәнендә күпсанлы киселгән-чәнчелгән җәрәхәтләр булган ир-ат гәүдәсе табыла. Җинаять кылуда гаепләнеп, йорт хуҗабикәсенең 18 яшьлек малае кулга алына.


­- Тикшерү эшләре барышында үтерелгән егетнең 10-11 май көннәрендә йорт хуҗалары белән спиртлы эчемлекләр куллануы ачыкланды, ­ - ди Азнакай районара тикшерү бүлеге җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Илдар Зәйнуллин. Кәеф-сафа корып утырганда ул берничә ай элек әлеге йортка үтеп кереп, аннан әйберләр урлавы һәм аларны сатуы хакында белдерә.

Хуҗабикә, җавап йөзеннән, аның башына чүмеч белән суга, каза күрүче идәнгә егылып төшә, бу вакытта алар янына әлеге хатынның 18 яшьлек малае йөгереп килә һәм дошманына 34 тапкыр пычак белән кадый. Нәтиҗәдә, алган авыр тән җәрәхәтләреннән, каза күрүче вафат була һәм аны өй базына ташлыйлар, балчык белән каплап куялар. Идәннәрне юып, пычакларны юк итәләр.

Берничә көннән соң ана белән ул мәетне күмәргә уйлыйлар. Салган баштан авылдан ярдәм итү өчен кеше эзли башлыйлар. Шул рәвешле генә аларның кырын эш кылуы фаш ителә. Бүген кеше үтерүдә гаепләнүче егет кулга алынган, тикшерү эшләре бара. Аны 6 елдан 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү көтә.


Кеше үтергән вакытында аңа 18 яшь тулмаган да була. Әле җир җимертеп эшлисе, типтереп дөнья көтәсе яшүсмер нәрсә уйлап кылган әлеге җинаятьне? Гәрчә бу сорауга ул үзе дә җавап бирә алмас. Эчүчелек аркасында килеп чыккан гомерлек үкенеч бу...


Исерек килеш җәмәгать урыннарында йөргән кешеләргә төзелгән административ беркетмә саны белән танышсаң, чәчләр үрә торырлык - 1180. Бу көн саен якынча 10 сәрхүш полиция вәкилләре "кармагына эләгә" дигән сүз.

Өч тапкыр эләккәннәр эчке эшләр бүлегенә исәпкә алына, бүген андыйларның саны - 574. Мондый эчкечеләр аркасында ничәмә-ничә гаилә таркалган, ничәмә-ничә бала ата яки ана назының нәрсә икәнен дә белми үсә...


Ләкин сәрхүшнең дә сәрхүше була. Башын эчүчелеккә салып, әз генә вакытка да айнымаганнар аеруча куркыныч тудыра. Эчке эшләр бүлегенең полиция участок уполномоченныйлар бүлеге җитәкчесе Ленар Сәлимгәрәев белдерүенчә, Азнакайда исерекләр җыелып, көн дими, төн дими сыйланып ятучы фатирлар саны 30га җиткән.


- Көндез дә, төнлә дә җаныбыз тынычлык күрми. Күршедә генә эчкече ялгыз ир яши. Анда җыелган халыкны күреп, һушың китәрлек, алар кара урмандагы кебек ни телиләр, шуны эшлиләр: башта бәйрәм итәләр, аннары тирә-юньне дер селкетеп сугышалар.

Дөресен генә әйткәндә, алардан хокук сакчылары да күптән туйган, ничә еллар буе шул хәл дәвам итә бит. Ни җәмгыятькә, ни гаиләсенә бер тиенлек файда китермичә, зыян салып яшәүче әрәмтамаклар дигән сүз бит бу. Берәр кая төзелешкә яисә авыл хуҗалыгы предприятиеләренә алып барып, башларын да күтәртми эшләтергә иде үзләрен, - ди Болгар урамында урнашкан бер йортта яшәүче Рәшидә апа.


Мондый фатирлар хокук сакчылары тарафыннан әледән-әле тикшерелеп тора икән. Ләкин исереккә сөйләгән сүз стенага борчак ату белән бер: беркемне дә ишетми дә, тыңламый да алар. Мондый фатирларда җыелып эчүчеләр бик зур бәла-казалар китереп чыгарырга мөмкин икәнлеген шәһәр халкы күптән түгел бик яхшы күрде.


- Бездән бер генә кат югарырак урнашкан фатирда аракы эчеп, инде мәеткә әйләнгән хатын яши. Ни өчен мәетме? Гади генә фикерне дә аңлата алмый, күзенең нуры сүнгән. Янында басып торып булмый, начар ис килә. Таралмаган чәче, пычрак киемнәреннән дә оялмый. Шул хәлендә еш кына подъезд идәнендә аунап ята. Быел гына ванна бүлмәсенә ремонт ясаткан идем, суга батырдылар. Әкрен генә үз көчебез белән төзекләндердек. Шылт иткән тавышны да игътибарсыз калдырмыйбыз, исерекләргә бер генә ышаныч та юк, ут-күз куркыта, - дип аһ-зарларын сөйләп алды бер таныш әби.


Әлбәттә, әлеге афәт үзенә яисә гаиләсенә кагылмаган кеше алкоголизмның күпме кайгы-хәсрәт, фаҗига алып килүе турында уйлап та карамыйдыр. Ләкин исереклек афәтенә беркем дә битараф калырга тиеш түгел. Безнең бурыч - аннан котылу юлларын эзләү. Әйдәгез, күрше-тирәбездәге кешеләргә игътибарлырак булыйк!..


... Ләкин иң кызганычы шул: илебездә спиртлы эчемлекләр җитештерү күләме кимеми. Бер кеше елына уртача 19 литр аракы куллана икән. Бу коточкыч түгелме?! Ә ялган аракы һәм өйләрдә куылган "сәмәй"ләрнең күләмен санаган кеше дә юк...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кеше үтереп, базга күмеп куйган егетне 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү көтә