Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кеше һәрчак үсешкә омтылырга тиеш

Азнакайда яшәүче Рөстәм Шәйхелов 40тан артык картина иҗат иткән

Рөстәм Шәйхеловның хезмәт юлы сәнгать белән бәйле булмаса да, ул бүген 40 тан артык картина иҗат иткән. Аларның һәрберсе кабатланмас һәм үзгә.

Балачакта алар Курай Елга авылында яшиләр, соңыннан Шәйхеловларны язмыш дигәнең Актүбә бистәсе белән бәйли. Кечкенәдән спорт белән шөгыльләнгән Рөстәмне әнисе Мөдәссирә апа, буш вакытын юкка сарыф итмәсен дигән ният белән, сәнгать мәктәбенә алып килә.

Юк, яшүсмер ул вакытта рәсем төшерү турында хәтта хыялланып та карамый.

– Бер дә йөрисем килмәде, вакыты-вакыты белән андагы дәресләрдән качып, Владимир Соколов җитәкләгән спорт секциясенә йөгерә идем, – дип искә ала ул елларны Рөстәм.

Сәнгать мәктәбеннән соң карандашлар да, краскалар да китап киштәсенә менеп кунаклый һәм бик озакка шунда онытыла. Чаллы инженер-икътисад академиясендә белем алган егет нибары соңгы курста гына кулына кылкаләм ала.

–Күбрәк фотоларга карап язам. Аларны үзем дә төшерәм, Интернеттан да алам. Әлбәттә, кайсы туры килә, шунысын түгел. Аларның һәрберсен җентекләп сайлыйм, фотодагы һәр детальгә, хәтта бик кечкенәләренә дә, игътибар итәм. Картиналарымда миңа төсләр чагылышы бик мөһим, – ди Рөстәм.

Иҗат итәргә ул Иван Айвазовский, Иван Шишкин, Василий Верещагин, Шарль Лейкерт картиналарыннан яңа көч ала. Әмма күңеленә иң якыны дип ул рус рәссамы Карл Брюлловның “Последний день Помпеи” картинасын атый. Әлеге данлыклы картина белән танышу өчен Рөстәм Шәйхелов берничә тапкыр Санкт Петербургтагы Рус дәүләт музеена да бара.

– Мин еш кына Мәлбагыш авылы янәшәсендәге тауда булам. Ялгызым гына табигатьне күзәтергә, уйланырга яратам. Бу миңа үзенә күрә көч, энергетика бирә, – ди рәссам.

Бүген аның хезмәт юлы һич кенә дә сәнгать белән бәйле түгел. “Горизонт”та механик вазифасын башкаручы егет спорт белән дә шөгыльләнә, буш вакытларында кулына гитара алып, музыка дөньясына да чума.

– Картиналарымны башта әтием Миргаяз карый. Канәгать булмаган чаклары да бар. Әмма бу күңелемне төшерми, киресенчә, алга таба җиң сызганып эшләү өчен юнәлеш бирә. Кеше үзеннән канәгать икән, бернинди үсешкә дә ирешә алмый дип уйлыйм, – ди Рөстәм.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев