Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кеше мода куа дип...

... Яшь ана бала арбасы тәгәрмәченә кадәр иелгән дә, нидер эшләп маташа. Чү, әллә күземә күренә инде: хатын-кызның кыска кофтасы билдән өскә күтәрелгән. Анысына аптырамас та идең, ә менә чалбары билнең аскы ягына шулкадәр төшкән ки, кыскасы аның арт шәрифләре яртылаш күренеп тора иде. Миннән алда барган ир-ат, оялып ахры,...

... Яшь ана бала арбасы тәгәрмәченә кадәр иелгән дә, нидер эшләп маташа. Чү, әллә күземә күренә инде: хатын-кызның кыска кофтасы билдән өскә күтәрелгән. Анысына аптырамас та идең, ә менә чалбары билнең аскы ягына шулкадәр төшкән ки, кыскасы аның арт шәрифләре яртылаш күренеп тора иде. Миннән алда барган ир-ат, оялып ахры, башын аска иде. Мин дә барган җиремнән кинәт туктап калдым, гәүдәм белән бу хатынны, дөресрәге, аның шәрә тәнен каплыйсым килде. Хатын-кыз булганыма аның өчен мин оялдым. Җитмәсә, арттан бер төркем ир-ат парк баскычыннан менеп килә иде. Чит кешегә дәшеп тә булмый бит әле ул. Торам шулай кадакланган баганадай ни эшләргә белмичә. Бәхеткә, ханым мине искәреп алды да: "Нәрсә карап каттың?" дигән сыман аптыраулы ачулы күзләрен миңа төбәп, торып басты. Мин дә җиңел сулап, юлымда булдым. Ярый әле теге ир-атлар күрми калды, дип сөендем үземчә.
Мода буенча киенәм дип, әхлакның соң чигенә үк чыкмасак икән инде, хатын-кызлар!!! Шәрә күкрәк, ачык билгә күнеккән идек инде. Хәзер яртылаш арт шәрифләребезне дә күрсәтеп йөри башладык мени инде? Хуҗасына килешеп, гәүдәсенә ямь биреп торган киемнәрдән йөргән борынгы әбиләребез моны күрсәләр, хурлыкларыннан җир тишегенә керердәй булырлар иде, билләһи. Элек татар кызлары энҗеле калфаклар, озын бәбәй итәкле күлмәкләр кигәннәр, йомшак читекләрдә кәз-кәз басып йөргәннәр. Бөтен җирләре дә ябык булып, нурлы йөзләре генә балкып торган. Урыс хатыннарының да милли киемнәренә күз салсаң, уңайлы, озын, иркен булып, бар җирен дә каплап торган. Андый киемнәрнең уңай энергетикасы, тәэсире турында да онытырга кирәкмәс. Мәсәлән, хәзер модада булган джинсы чалбарларның, синтетик колготкиларның булачак ананың сәламәтлегенә зыянлы булуы турында еш язып торалар. Аннан тагын халык телендә: "Яман күздән таш чатный" дигән әйтем дә яши бит әле. Ярым шәрә хатын-кызга кемнәрнең генә күзе төшми. Безнең әбиләребез яртылаш ялангач йөреп күз тиюдән генә түгел, үз сәламәтлекләре, гаиләләре, туачак балалары турында да кайгыртканнар.
Үтеп барышлай тап булган бер күренеш мине битараф калдыра алмады, кулыма каләм алдырды. Ярым шәрә йөреп, хатын-кызларыбызның намусына, әбиләребезнең рухына тап төшермик! Матур, әдәпле, сәламәт булыйк, хөрмәтле хатын-кызларыбыз!
Әдибә апагыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кеше мода куа дип...