Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кеше үлеменә китергән юл һәлакәте эше буенча карар чыгарылды

Азнакай прокуратурасы РФ ҖКның 264нче маддәсе 3 бүлегендә каралган җинаять (юл кагыйдәләрен бозып саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән җинаять) өчен Т. Исеевка карата дәүләт гаепләвен яклады. 2011 елның ноябрь аенда ВАЗ-21140 автомобиле белән идарә итүче Т. Исеев юл кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыга һәм М. Хәбибуллин идарә иткән ВАЗ-21150...

Азнакай прокуратурасы РФ ҖКның 264нче маддәсе 3 бүлегендә каралган җинаять (юл кагыйдәләрен бозып саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән җинаять) өчен Т. Исеевка карата дәүләт гаепләвен яклады.

2011 елның ноябрь аенда ВАЗ-21140 автомобиле белән идарә итүче Т. Исеев юл кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыга һәм М. Хәбибуллин идарә иткән ВАЗ-21150 автомобиленә бәрелә. Юл һәлакәтендә Хәбибуллин авыр тән җәрәхәтләреннән фаҗига урынында һәлак була. ВАЗ-21150 автомобилендә утыручы пассажирлар да төрле тән җәрәхәтләре ала. Бүгенге көндә алар дәвалануларын дәвам итә.

Суд утырышы барышында Исеев юл шартларын хәтерләмәвен, руль артында йоклап китү ихтималын әйтә. Гаепләүчеләр Исеевның гаебен раслаучы дәлилләр китерә.

Суд гаепләнүчегә карата карар чыгарды. Барлык йомшартучы шартларны да исәпкә алып, аңа шартлы рәвештә өч елга ирегеннән мәхрүм итү җәзасы билгеләнде. Ул шулай ук өч елга транспорт чарасы йөртү хокукыннан да мәхрүм ителде.

А.ЗАРИПОВ, шәһәр прокуроры ярдәмчесе, 3 класслы юрист

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев