Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Керем чыгымнан күбрәк булырга тиеш

Кәкре Елга авылы районда иң зурлардан санала. Шуңа да авыл җирлеге һәм "Марс" хуҗалыгының берләштерелгән хисап җыелышында мәдәният йорты залы шыгрым тулы иде. Җирлек Кәкре Елга, Кәтем, Якты Юл авылларын берләштерә, 368 хуҗалыкта 887 кеше яши. - Җирлектә барлык торак пунктларда яшәү өчен кирәкле инфраструктура һәм шартлар бар: үзәкләштерелгән су...

Кәкре Елга авылы районда иң зурлардан санала. Шуңа да авыл җирлеге һәм "Марс" хуҗалыгының берләштерелгән хисап җыелышында мәдәният йорты залы шыгрым тулы иде. Җирлек Кәкре Елга, Кәтем, Якты Юл авылларын берләштерә, 368 хуҗалыкта 887 кеше яши.

- Җирлектә барлык торак пунктларда яшәү өчен кирәкле инфраструктура һәм шартлар бар: үзәкләштерелгән су системасы, электр, газ, телефон, интернет, каты өслекле юллар, урта мәктәп, балалар бакчасы, ФАПлар, саклык кассасы, почта бүлеге, мәдәният йортлары халыкка хезмәт күрсәтә, - диде үзенең хисап чыгышында авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Мөхәммәтҗанов. Ул авыл халкына уңай көнкүреш шартлары тудырган өчен депутатларга, "Марс" хуҗалыгы җитәкчеләре һәм хезмәткәрләренә, башка иганәчеләргә олы рәхмәтен җиткерде.

Кәкре Елга авылы халкы үз мәктәбе, балалар бакчасы, авыл хуҗалыгы предприятиесе булу белән чиксез бәхетле. Кәкре Елга урта мәктәбе база мәктәбе булып тора, анда 8 авылдан 92 бала белем ала. Мәктәп директоры Данияр Мөхитов җитәкчелегендәге коллектив бик нәтиҗәле эшли. Укучылар елның-елында уку һәм спорт буенча районда гына түгел, республикада да алдынгы урыннарны алып киләләр. Шулай ук үз керемнәрен арттыру максатыннан, мәктәп мәйданында яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр. Менә быел да барлыгы 60 мең сумлык витаминлы азык үстергәннәр һәм ул балаларның туклануына тотыла. Башка авылларда "балалар булмау сәбәпле, бакчалар ябыла", - дип борчылсалар да, биредә әле өч дистәдән артык баласы булган бакча эшләп килә. Тәҗрибәле тәрбиячеләр Римма Сөнгатуллина " Ел тәрбиячесе" бәйгесендә катнашып, финалга чыккан. Гөлзирә Гәрәева да экология бәйгесендә призлы урынга лаек булган. Бакча коллективы да бюджет акчаларын экономияләү максатыннан яшелчә, җиләк- җимеш үстергән, алар авылда уздырылган барлык чараларда да актив катнашалар. Авыл башлыгы бакчаның җиһазлары таушалуы, коймалар һәм тротуарларның начар торышта булуын әйтеп үтте, мәктәпкә дә капиталь ремонт таләп ителә.


Узган ел Кәкре Елгада шатлыклы вакыйга булды. Республика программасы нигезендә авылда, районда беренчеләрдән булып, ветеринария пункты ачылды. Бу авыл кешеләренә терлекчелек белән шөгыльләнү өчен өстәмә стимул булып тора. Авылларны чиста, тәртиптә тоту өчен җирлектә бик күп эшләр башкарылган. Чүп түгү урыннары төзекләндерелеп, әйләндереп алынган. Кәкреелгалылар кайда да "пионерлар". Менә бүгенге көндә алар чүплекләрне бетереп, аны сортларга аерып, үзәкләштерелгән полигонга җыю мәсьәләсен өйрәнәләр. Җирлектә, эшләнгән эшләр белән бергә эшлиселәре дә шактый әле. Мәсәлән, Кәтем авылына баручы 1 км.га якын су линиясе бик таушалган, юлларны, кайбер зиратларны төзекләндерү эшләрен башкарасы бар.


Авылда спортка зур игътибар бирелә. Мәктәп спорт залы базасында төрле секцияләр эшли. Физкультура укытучысы Ринат Сафин җитәкчелегендә укучылар өстәл теннисы, волейбол, чаңгы ярышларында катнашып призлы урыннарны алалар. Ел саен "Марс" хуҗалыгы кубогына волейбол, бильярд ярышлары үткәрелә, Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне уңаеннан спартакиада узган.


Авылда мөстәкыйль хуҗалык булуы - зур бәхет ул


"Марс" хуҗалыгы һәм авыл җирлеге җитәкчеләре барлык эшләрне дә кулга-кул тотынышып, ярдәмләшеп башкаралар. Гомумән " Марс" хуҗалыгы җитәкчесе Рамил Зарипов һәм аның командасы авылны төзекләндерү, халыкка яшәү шартлары тудыруда зур таяныч булып тора. Бүгенге очрашуда хуҗалык җитәкчесе узган елда эшләнгән эшләргә хисап тотты.


"Марс" - районда тотрыклы, алдынгы хуҗалыкларның берсе. Ул авыл хуҗалыгының һәр тармагы буенча район күләмендә алдынгы урында бара. Бу бигрәк тә терлекчелектә зур чагылыш таба. Җәй көне хуҗалык эшчәннәре көнлек сөт савып алуны 10 000 килограммга кадәр җиткерде. Бу рекордлы сан.
Бүгенге көндә марслылар бер сыердан көнгә 17 шәр кг сөт савып алалар.


Хуҗалыкта терлекчелектән кергән керем барлык керемнең 65,5 процентын тәшкил итә. Әмма игенчелектән башка терлекчелекне, терлекчелектән башка игенчелекне күз алдына китереп булмый. Алар икесе бербөтен.

- Без әлеге үрне яулап, шулай эшли алабыз икәнне күрсәттек. Шушы үрдәтөшмәс өчен бөтен көчебезне куярга тиешбез, - диде хуҗалык җитәкчесе. - Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов та: "Сөт - ул яшәүгә юл" диде. Бүген авыл хуҗалыгы аеруча авыр чор кичерә. Шул ук вакытта халык та табыннарыбыз муллыгы өчен безгә, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләргә зур өметләр баглый. Хәзер безнең эшкә бәя күпме иген, продукция җитештерүгә карап түгел, ә күпме чыгым чыгу һәм керемгә карап бәяләнә. Шуңа да үзебездә зур җаваплылык тоеп, булганын бөртекләп саклап, тырышып эшлик, - диде ул авылдашларына мөрәҗәгать итеп.

Хуҗалык җитәкчесе үзенең чыгышын җентекле анализ белән, мисаллар китереп сөйләде. Аның чыгышында авыл хуҗалыгына төшкән авыр сынау өчен борчылу, җан авазы да чагылыш тапты.


Киңәшмәдә муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов катнашты, Кәкре Елга авылы халкына район башлыгы, депутатлар исеменнән олы рәхмәтен белдереп, алдынгыларга бүләкләр тапшырылды. Җыелышның бу өлеше аеруча озакка сузылды. Хуҗалык җитәкчесе Рамил Зарипов иртәнге дүрттән алып елына 360 ар көн эшләгән алдынгы хезмәткәрләрнең һәммәсенең исемен атап, олы рәхмәтен белдерде һәм бүләкләр тапшырды.


Шактый озакка сузылган җыелышның буеннан-буена зал тып-тын утырды. Халыкның авыл, хуҗалык язмышына битараф булмавы, аны яшәтү өчен борчылып җитәкчеләр авызыннан чыккан һәр сүз, һәр фикерне йотылып тыңлавы нәтиҗәсе иде бу.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Керем чыгымнан күбрәк булырга тиеш