Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кемгә нәрсә, ә кечкенәләргә футбол мәйданчыгы кирәк

Район һәм шәһәр җитәкчеләренең «28 нче квартал» ТСЖ әгъзалары белән очрашуы аеруча җанлы шартларда узды. Очрашуга килгән күпсанлы яшәүчеләрнең җитәкчеләргә сорау-тәкъдимнәре күп булды. Алар Шәйхетдинов урамы 5 йортта урнашкан үтеп йөрү подъездын яктырту; Шәйхетдинов урамы 5,7 йорт ишек алларында кичен ут яндыру вакытын киредән карау; шул ук урамда 5,7,11 нче...

Район һәм шәһәр җитәкчеләренең «28 нче квартал» ТСЖ әгъзалары белән очрашуы аеруча җанлы шартларда узды.

Очрашуга килгән күпсанлы яшәүчеләрнең җитәкчеләргә сорау-тәкъдимнәре күп булды. Алар Шәйхетдинов урамы 5 йортта урнашкан үтеп йөрү подъездын яктырту; Шәйхетдинов урамы 5,7 йорт ишек алларында кичен ут яндыру вакытын киредән карау; шул ук урамда 5,7,11 нче йортлар ишек алларын төзекләндерү (балалар өчен комлыклар, атынгычлар урнаштыру, эскәмияләр кую); квартал эчендәге юлларга ремонт ясау һәм башка мәсьәләләрне күтәрделәр. Сораулар арасында шулай ук суга һәм утка ОДН түләүләре; фатир эчендә кайнар суның бик озак җылынуы; беренче каттагы кибетләрдә ремонт эшләре бару сәбәпле, халыкның тынычлыгы бозылу кебек сорау-борчылулар да бар иде. Җитәкче абый-апалары килүдән микрорайонның нәни хуҗалары да файдаланып калырга ашыкты. Алар мәйданчыкта футбол уйнау өчен мәйданчыкны җиһазландыруларын үтенделәр. Район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов күтәрелгән мәсьәләләрне җаваплы оешма җитәкчеләре белән өйрәнеп, тиешле чаралар күреләчәген әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев