Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Күңелләргә – сафлык, йортларга – иминлек!

Хөрмәтле православие динен тотучы райондашлар! Сезне ихлас күңелдән изге Пасха бәйрәме белән тәбрик итәм! Пасха - барлык православныйлар өчен яз сулышын, тереклек тантанасын гәүдәләндерүче, тынычлык, шәфкать, гаделлек кебек мәңге үзгәрми торган кыйммәтләргә инануыбызны ныгытучы бәйрәм. Ул православие динен тотучыларны, мәдәни традицияләрне саклаучыларны берләштерә. Бу - туганнарыңа һәм якыннарыңа гына түгел,...

Хөрмәтле православие динен тотучы райондашлар!

Сезне ихлас күңелдән изге Пасха бәйрәме белән тәбрик итәм!

Пасха - барлык православныйлар өчен яз сулышын, тереклек тантанасын гәүдәләндерүче, тынычлык, шәфкать, гаделлек кебек мәңге үзгәрми торган кыйммәтләргә инануыбызны ныгытучы бәйрәм.

Ул православие динен тотучыларны, мәдәни традицияләрне саклаучыларны берләштерә. Бу - туганнарыңа һәм якыннарыңа гына түгел, ә ярдәмгә мохтаҗ барча кешегә кайгыртучанлык һәм игътибар күрсәтә торган вакыт.

Бүген илебездә, республикабызда христианнар һәм мөселманнар, башка дин тотучылар арасындагы үзара ихтирамлы һәм конструктив мөнәсәбәтләрне саклау буенча зур эш алып барыла. Гаиләне һәм җәмгыятьне ныклы әхлакый нигезгә кору, рухи-әхлакый, патриотик тәрбияне үстерү, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча уртак проектлар тормышка ашырыла.

Хөрмәтле азнакайлылар! Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, күңелләрегезгә сафлык, бәхет, иминлек һәм һәр йортка тынычлык телим.

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы вазифаларын башкаручы, район башкарма комитеты җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев