Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Күңелләр әле дә яшь

23 февраль "Ватанны саклаучы көне" дип йөртсәләр дә, без - сугыштан соңгы тыныч тормышта 6 - 2шәр ел ил сагында хәрби хезмәт узган Актүбә бистәсе ветераннары, аны, гадәт буенча, һаман да үзара "Совет Армиясе һәм Хәрби Диңгез Флоты көне" дип йөртәбез. Бәйрәм уңаеннан елның-елында төрле спорт ярышлары уздырабыз. Йөгерүдә, көрәшүдә...

23 февраль "Ватанны саклаучы көне" дип йөртсәләр дә, без - сугыштан соңгы тыныч тормышта 6 - 2шәр ел ил сагында хәрби хезмәт узган Актүбә бистәсе ветераннары, аны, гадәт буенча, һаман да үзара "Совет Армиясе һәм Хәрби Диңгез Флоты көне" дип йөртәбез. Бәйрәм уңаеннан елның-елында төрле спорт ярышлары уздырабыз. Йөгерүдә, көрәшүдә көч сынашмасак та, шашка, шахмат, бильярд турнирларында катнашу безнең өчен олы вакыйга.

Быелгы турнирны шахмат ярышларыннан башладык. Өлкән яшьтә булсак та, аны бөтен шартын туры китереп уздырдык. Җитди көч сынашуда Әнәс Әхмәтҗанов җиңүче булды. Калган өч урынга Геннадий Кокорин, Габделнаел Латипов, Марс Ханнанов чыкты. Җиңүчеләргә Дипломнар тапшырылды.

Ярышлар оештыру, бүләкләр булдыру, үз чиратында, матди чыгымнар белән бәйле. Аны үткәрүдә һәр елны игелекле якташларыбыз - иганәчеләребез ярдәмгә килә. Быелгы турнирны уздыруда Актүбә муниципаль берәмлеге депутаты Радис Ганиев, Хәниф Галиуллин, Илдар Латыйпов, Олег Волков, Олег Мигай, Нина Хвалеева шәфкатьлелек үрнәге күрсәтте, шулай ук шахмат беренчелегендә катнашучы ветераннарның барысына да бүләкләр таратты.

Габделнаел ЛАТИПОВ,

Актүбә ветераннар советы рәисе, ярышларның баш судьясы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Күңелләр әле дә яшь