Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Күңелләр күтәрелде

Кеше күңеле шулай яратылган: кемгә булса да яхшылык, игелек кылсаң, кәефләр күтәрелеп, тормышлар матурланып киткәндәй тоела. Өлкәннәр өчен бу бигрәк тә шулай. Күптән түгел Урсай урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары класс җитәкчеләре Айрат Харисов белән ишек алдын һәм капка төпләрен кардан чистартып киттеләр. Без - сугыш чоры балалары. Мондый...

Кеше күңеле шулай яратылган: кемгә булса да яхшылык, игелек кылсаң, кәефләр күтәрелеп, тормышлар матурланып киткәндәй тоела. Өлкәннәр өчен бу бигрәк тә шулай.

Күптән түгел Урсай урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары класс җитәкчеләре Айрат Харисов белән ишек алдын һәм капка төпләрен кардан чистартып киттеләр. Без - сугыш чоры балалары. Мондый игътибардан бик канәгать калдык. Мәктәптә өлкәннәргә шефлык итү матур гадәткә әйләнүенә куанабыз. Укучылар белән илдәге вакыйгалар турында фикер дә алыштык. Мондый балалар тәрбияләгән ата-аналарга, укытучыларга һәм укучыларның үзләренә зур рәхмәт.

Рузилә һәм Фәрәгать Зариповлар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Күңелләр күтәрелде