Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Күңелле вакыйга. Азнакайда быел йөзенче бала туды

Гаиләдә бала туудан да сөенечле нинди вакыйга бар?! Ә быел районыбыз мондый вакыйгаларга бай булыр кебек. 22 февраль көнне Азнакай бала тудыру йортында йөзенче нарасый җиһанга аваз салды. Эльвира һәм Ильнар Исламовлар гаиләсендә икенче бала булып туган Мансурны ЗАГС хезмәткәрләре тантаналы төстә теркәп куйдылар. Бу вакыйгада район җитәкчеләре, туганнары, дуслары...

Гаиләдә бала туудан да сөенечле нинди вакыйга бар?! Ә быел районыбыз мондый вакыйгаларга бай булыр кебек. 22 февраль көнне Азнакай бала тудыру йортында йөзенче нарасый җиһанга аваз салды. Эльвира һәм Ильнар Исламовлар гаиләсендә икенче бала булып туган Мансурны ЗАГС хезмәткәрләре тантаналы төстә теркәп куйдылар. Бу вакыйгада район җитәкчеләре, туганнары, дуслары катнашты, Исламовларның куанычын уртаклашырга эш урыныннан да коллегалары килде. Әлбәттә, кечкенә сабыен кулына алган әти-әнинең бәхетләре тулып ашкан иде. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин аларны гаилә өчен дә, район өчен дә истәлекле вакыйга белән котлап, улларының туу турында таныклыгын, бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Күңелле вакыйга. Азнакайда быел йөзенче бала туды