Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кечкенә Әмирнең зур уңышы

Кайсы гына малай-шалайга машина "җене" кагылмый да, аңа гомерлеккә "берегеп" калмый икән? Әмир дә кулына уенчык тота башлаганнан бирле машиналарга мөкиббән булып үскән малай. Яр Чаллы шәһәрендә узган картинг буенча ярышларда "Азнакай" спорт-техник клубы шәкерте (тренеры Илдар Кадыйров), 9нчы мәктәпнең беренче сыйныфында укучы Әмир Динмөхәммәтов "Микро" классы буенча узышта беренче...

Кайсы гына малай-шалайга машина "җене" кагылмый да, аңа гомерлеккә "берегеп" калмый икән? Әмир дә кулына уенчык тота башлаганнан бирле машиналарга мөкиббән булып үскән малай.

Яр Чаллы шәһәрендә узган картинг буенча ярышларда "Азнакай" спорт-техник клубы шәкерте (тренеры Илдар Кадыйров), 9нчы мәктәпнең беренче сыйныфында укучы Әмир Динмөхәммәтов "Микро" классы буенча узышта беренче урынны яулады. Әлеге кышкы ачык ярышларда республика районнарыннан дистәләгән картингчылар катнашты. Шунсын да әйтергә кирәк, финал өлешендә, юниорлардан тыш, күптән түгел генә "Дакар-2016" автоузышлардан җиңү яулап кайткан "Камаз-мастер" командасы пилотлары да катнашып, яшь спортчыларга мастер-класс күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кечкенә Әмирнең зур уңышы