Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кечкенә хуҗалыкның зур эшләре

"Баланлы Бүләк" АХҖК 1990 елда "Чалпы"дан аерылып аерым хуҗалык булып яши башлый. Соңрак "Габдрахманов" хуҗалыгы буларак үз эшчәнлеген дәвам итә. Аның җитәкчесе Габделхәй Габдрахмановны авыл халкы әле дә сагынып, яратып искә ала. Гомере генә вакытсыз өзелеп китә. Юкса, авыл халкын сөендереп яшисе дә яшисе иде бит әле. Дилбегәне исә улы...

"Баланлы Бүләк" АХҖК 1990 елда "Чалпы"дан аерылып аерым хуҗалык булып яши башлый. Соңрак "Габдрахманов" хуҗалыгы буларак үз эшчәнлеген дәвам итә. Аның җитәкчесе Габделхәй Габдрахмановны авыл халкы әле дә сагынып, яратып искә ала. Гомере генә вакытсыз өзелеп китә. Юкса, авыл халкын сөендереп яшисе дә яшисе иде бит әле. Дилбегәне исә улы Ленар Габдрахманов кабул итеп ала.
- Әтиемнең эшен дәвам итү, аның рухына тап төшермәү - минем төп бурычым, - ди Ленар. - Хуҗалык таркалмады. Авыл халкы моның өчен бик рәхмәтле.
Кечкенә генә хуҗалыкның зур һәм мактаулы эшләре күрсәткечләрдә дә чагылыш таба. 1100 гектар чәчүлек җирләре бар. Шуларның 500е бөртекле культуралар, 600е терлек азыгы. Чәчүлек орлык та үз көчләре белән әзерләнгән. Механизаторлар: Илгизәр Бәхтиев, Айрат Мөхәммәдиев, Сәгадәт Вәлиев, Рузалин Минневәлиев, Ленар Ярмиев барысы да үз авыл ир-егетләре. Монда нигез корып, бәхетләрен дә туган җирләрендә тапканнар. Габдрахмановныкылар елның-елында югары уңыш җыеп алалар. Узган ел уртача 28 центнер булса, быел исә - 25 центнер. Арыш культурасыннан 30ар центнер чыккан. Барлыгы 10600 центнер ашлык җыйнап алганнар.
Авылның киләчәге, язмышы өчен беркем дә битараф түгел. Урып-җыю кебек җаваплы чорда пенсионерлар, мәктәп балалары, медпункт, клуб, кибеттә эшләүчеләр дә читтә калмый. Склад мөдире Зөфәр Миңнеханов, машинист Марат Фазуллин, ашлык чистартучы Миләүшә Вәлиеваның хуҗалыкка ярдәме бик зур.
Хуҗалыкта терлекчелек өлкәсендә дә сынатмыйлар. Районнан олы ярдәм буларак, 2013 елда фермага сөтүткәргеч куелган. Калган технологияләрне дә үз көчләре белән яңартырга тырышалар.
400 баш мөгезле эре терлекнең 100е - савым сыерлар, 70е тана. Көнгә 1,5 тонна сөт тапшыралар. Бер сыерга 16,5 кг туры килә. Бу бик зур күрсәткеч. Бер баш шартлы терлеккә 36,5 центнер исәбеннән сыйфатлы терлек азыгы хәзерләгәннәр. Терлекчеләр: ферма мөдире Ясир Ярмиев, сыер савучылар: Роза Газетдинова, Айдар Миңнеханов, Сәрия Муллина, Илсөяр Шәйхулова, Зөлфия Нуретдинова, бозау караучы Әлфирә Вәлиева үз эшләренең чын осталары. Айдар менә инде ничә еллар рәттән республикакүләм ярышларда да мактаулы урыннарны яулап килә.
Хуҗалык - авыл халкының ныклы терәге, ярдәмчесе. Биредә шәхси бакчалар бушка сөрелә. Авылда элек-электән килгән матур традиция бу. Пай җирләре өчен төргәкләп печәне, ашлыгы өйләргә үк кайтарылып бирелә. Хуҗалык җитәкчеләренә нинди генә йомыш белән керсәләр дә, ярдәм кулы сузарга тырышалар. 50 хуҗалыкны үз эченә алган кечкенә генә Баланлы Бүләк авылы халкы әнә шулай бердәм, бер гаилә булып яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кечкенә хуҗалыкның зур эшләре