Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кечкенә дә, төш кенә

1722 елның 12 гыйнварында Россия империясе императоры Петр I указы нигезендө Сенат алдында генерал-прокурор посты булдырыла һәм россия прокуратурасы институты оеша. РФ прокуратурасының өч гасырга якын тарихы булса, Азнакай районы прокуратурасы тарихы 1931 елдан башлана. Ул район оешу белән бәйле. Аннан соң 80 ел вакыт узган. Үз юбилеен Азнакай шәһәр...

1722 елның 12 гыйнварында Россия империясе императоры Петр I указы нигезендө Сенат алдында генерал-прокурор посты булдырыла һәм россия прокуратурасы институты оеша.

РФ прокуратурасының өч гасырга якын тарихы булса, Азнакай районы прокуратурасы тарихы 1931 елдан башлана. Ул район оешу белән бәйле. Аннан соң 80 ел вакыт узган. Үз юбилеен Азнакай шәһәр прокуратурасы коллективы заманча җиһазландырылган бинада каршылый. Барлык хезмәткәрләрнең дә бар уңайлыклары булган аерым кабинетлары бар. Коллективның эш көне нигездә үзара киңәшү, фикер алышудан башлана. Моның өчен киңәшмә залы булдырылган. Ял бүлмәсе киеренке хезмәт белән шөгыльләнүче прокуратура хезмәткәрләре өчен аеруча зур әһәмияткә ия.

Монда иң-иң яхшылар

Әйе, прокурор һөнәре катлаулы һәм иң җаваплы һөнәрләрнең берсе. Чөнки ул үз эшенең теориясен генә белеп калмыйча, практикада да зур тәҗрибә тупларга тиеш. Азнакай прокуратурасында әнә шундый зур тәҗрибә туплаган хезмәткәрләр эшли.

Азнакай шәһәр прокуроры - Нәҗмиев Илшат Фәрит улы прокуратура органнарында 1991 елдан бирле фидакарь хезмәт куя. Ул үз эшчәнлеген Лениногорск шәһәр прокуратурасында өлкән тикшерүче булып башлый. 1993 елдан Мөслим район прокуратурасында тикшерүче, 1998 елдан прокурор булып билгеләнә. Ә инде 2010 елдан Азнакай шәһәр прокуратурасын җитәкли. Фидакарь һәм намуслы хезмәте өчен РФ Генераль прокурорының Почет грамотасы белән бүләкләнә. 2008 елда Татарстан Республикасының иң яхшы шәһәр һәм район прокуроры булып таныла. Илшат Фәритович коллективтагы һәр хезмәткәр өчен үзендә зур җаваплылык тоя, ярдәм кулын суза, яшь белгечләргә үсү өчен бар мөмкинлекләрне тудыра. Аның оста җитәкчелеге астында коллективта 13 кеше эшли. Аларның 9ы оператив хезмәткәрләр.

Юстициянең кече киңәшчесе Марат Гарипов Азнакай прокуратурасында үз эшчәнлеген 2003 елдан тикшерүче булып башлый. 2006 елдан прокурор ярдәмчесе, ә инде бер елдан өлкән прокурор ярдәмчесе дәрәҗәсенә күтәрелә. Аның компетенциясендә иң катлаулы участок - алдан тикшерү һәм полиция органнары тарафыннан законнарның үтәлешенә күзәтчелек итү.

Илнур Мортазинның карьерасы 2006 елдан Мөслим районында прокурор ярдәмчесеннән башланып китә. Тәҗрибәле белгеч хәзер Азнакайда прокурор урынбасары булып эшли.

Прокуратура өлкәсендә 2007 дән үк үз хезмәт юлын башлап җибәргән Илнур Сәитов узган ел өлкән прокурор ярдәмчесе дәрәҗәсенә күтәрелде. Ул салым, банк, пенсия закончалыкларының үтәлешенә күзәтчелек итә, прокурорларның дәүләт гаепләвен яклау буенча җинаять эшләрендә катнашуын да тәэмин итә. Җәмәгатьчелек, прокуратура хезмәтен массакүләм мәгълүмат чараларында яктырту өлкәсендә эшләргә дә вакыт таба.

Нәгыйм Әюповка коллегалары эш буенча гына түгел, ә бәлки тормышчан сораулар белән дә мөрәҗәгать итәләр, чөнки ул зур тәҗрибә туплаган, өлкән хезмәткәрләрнең берсе. Азнакай прокуратурасына килгәнче Пермьдә, Чирмешән, Сарман районнарында тикшерүче булып эшләгән. 2003 елдан прокурор ярдәмчесе. Административ закончалыклар, гаепләнүчеләрне вакытлыча тоту изоляторларындагы закончалыкларның сакланышын тәэмин итә.

Хезмәт закончалыклары үтәлешенә контрольлек итүче Алий Купов та инде биредә 4 ел прокурор ярдәмчесе. Шулай ук прокурор ярдәмчеләре: РФ Кораллы көчләрендә хезмәт итеп кайткан Айрат Зарипов, Казан (Идел буе) федераль университетының юридик факультетын бик яхшы билгеләренә тәмамлаган Нәфис Миначев та тәҗрибә туплап, иң җитди өлкәләргә күзәтчелек итәләр.

Озак еллар дәвамында коллективның оператив составы көчле затлардан гына торды. Һәм менә Азнакай прокуратурасына эшкә прокурор ярдәмчесе булып Зилә Сәйфуллина килде. Үз эшен җиренә җиткереп, төгәл башкаручы Зилә Камилевна ир-ат коллегаларыннан бер дә калышмый.

Үзенең 31 ел гомерен проокуратура хезмәтенә багышлаган канцелярия мөдире Фәймә Шәйдуллина, секретарь Резида Мансурова, курьер Сәрия Гарифуллина һәм машина йөртүче Илдар Мансуровның тырыш хезмәте коллективның нормаль эшчәнлегендә зур әһәмияткә ия.

Төп бурыч - кеше хокукларын саклау

Прокурор эшчәнлегенең максат, юнәлешләре бик киң. Прокуратура хезмәткәрләре тормышның барлык өлкәләрендә дә законнарның үтәлешенә күзәтчелек итәләр. Кеше хокукларын саклау - прокуратураның иң төп бурычларының берсе булып тора. Дөреслек эзләп кая барып сугылырга белми йөргән гражданнарга да иң беренчеләрдән булып ярдәмгә килүчеләр алар. Мөрәҗәгатьләр арасында хезмәт закончалыклары бозылу, торак-коммуналь хуҗалыгы, пенсия белән бәйлеләре аеруча күп. Шикаятьләрнең шактый өлеше канәгатьләндерелә икән, димәк гражданнар нигезсез мөрәҗәгать итмиләр һәм зур ышаныч белән шәһәр прокуратурасына киләләр.

Узган 2011 елда Азнакай прокуратурасы тарафыннан законсыз 567 хокук актына протест белдерелгән. Хокук бозуларны яклау максатыннан судка 1296 дәгъва гаризасы бирелгән. Нәтиҗәдә, 462 җаваплы кеше дисциплинар, ә 420 кеше административ җавапка тартылган, прокурор карары буенча 13 җинаять эше кузгатылган.

Җинаятьчелеккә каршы көрәш Азнакай районында хокук саклау органнарының уртак бурычы. Дөрес сәясәт алып бару нәтиҗәсендә районда җинаятьчелек торышы чагыштырмача тотрыклы. Җинаятьләрнең ачылышы 75 процент (республикада 54%) тәшкил итә. Әлеге күрсәткеч буенча районның хокук саклау органнары республикада үз категорияләре буенча икенче урында тора. Алдагы ел белән чагыштырганда җинаятьчелек 20 %ка кимегән.

«Безнең районда җинаятьләрне яшерү фактлары юк. Андый хокук бозулар өчен законда иң җитди хөкем (җинаять җаваплылыгына кадәр) каралган. Кайчан да булса җинаятьне барыбер ачарга туры киләчәк. Яшерү җинаятьнең эзен югалтуга, катлаулануга гына китерәчәк», - диләр прокуратура хезмәткәрләре. - Безнең эштә аеруча сак булырга һәм барысын да инә күзеннән уздырырга кирәк. Мәсәлән, тикшерүнең сыйфатына тиешенчә күзәтчелек итмәгәндә, бер гаепсез кешенең хөкем ителүе ихтимал. Прокурор хезмәткәренең үз эшен никадәр оста, гадел, җаваплы башкаруы кеше язмышларын хәл итә.

«Авыруны булдыруга караганда, аны дәвалау җиңелрәк», дигән әйтем яши. Ә җинаятьчелек - җәмгыять авыруы ул һәм биредә профилактикадан башка булмый. Прокуратурада профилактиканың бар мөмкинлекләрен дә файдаланалар. Хезмәт коллективлары, халык белән очрашулар; мәктәп укучылары белән аңлату-әңгәмәләр җинаятьләрне кисәтүдә үз нәтиҗәсен бирми калмый. Ведомствоара төрле комиссияләр (коррупциягә каршы булсынмы, балигъ булмаганнар комиссиясендә булсынмы) киңәшмәләр берсе дә прокуратура хезмәткәрләреннән башка узмый. Төрле оешма-предприятие, хуҗалык җитәкчеләрен прокуратурага чакырып сөйләшүләр дә җинаятьләрне кисәтүдә үз нәтиҗәсен бирә.

Азнакай районы тормышында шәһәр прокуратурасының хокукый иҗади эшчәнлеге дә зур. Азнакай район Советының һәр киңәшмәсендә прокурор үзе катнаша һәм муниципаль хокук актларының үтөлешенә контрольлек итә. Прокуратура хезмәткәрләре даими рәвештә массакүләм мәгълүмат чараларында чыгыш ясый. Бу шулай ук җинаятьчелекнең кимүенә, хокук саклау органнарының абруен, халыкның хокукый аңын күтәрүдә ярдәм итә.

Кечкенә шушы коллектив җилкәсенә никадәр авыр, җаваплы эш йөкләнгән. «Кечкенә дә, төш кенә» дип әйтерлек тә шул монда.

Махсус сәхифәне Нәсимә Фазлыева әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев