Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кече һәм урта бизнеска ярдәмгә

Шушы көннәрдә эшмәкәрлек, крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар үсеше буенча район башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе итеп билгеләнгән Ә.Җиһангировка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. - Әнвәр Әнсарович, үзегезнең яңа вазифагыз, гомумән, максатыгыз, алда торган бурычларыгыз белән газета укучыларыбызны таныштырып узсагыз иде. - Районыбызның икътисадый базасын үстерүдә кече һәм урта эшмәкәрлекнең...

Шушы көннәрдә эшмәкәрлек, крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар үсеше буенча район башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе итеп билгеләнгән Ә.Җиһангировка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

- Әнвәр Әнсарович, үзегезнең яңа вазифагыз, гомумән, максатыгыз, алда торган бурычларыгыз белән газета укучыларыбызны таныштырып узсагыз иде.

- Районыбызның икътисадый базасын үстерүдә кече һәм урта эшмәкәрлекнең нинди зур әһәмияткә ия икәнлеген һәммәбез дә белә. Әлеге тармакның районның 7 меңгә якын кешесен эш белән тәэмин итүе генә дә күп нәрсә турында сөйли. Әмма, районда кече һәм урта бизнеска җәлеп итү, аларны үстерү өчен шартлар тагы да күбрәк. Эшмәкәрләргә ныклап берләшергә, үзләрендә актив, инициатив төркем - район эшмәкәрләре советы булдырырга күптән вакыт. Район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин инициативасы белән бу эшкә керешелде.

Советның максатлары киңкырлы: район җирле үзидарә органнары һәм кече, урта эшмәкәрлек субъектлары арасында ныклы бәйләнеш булдыру; эшмәкәрлекне үстерү программасы һәм проектларын тормышка ашыруда актив катнашу; кече һәм урта бизнесның өстенлекле юнәлешләрен билгеләү һәм үстерү; эшмәкәрләрнең районның социаль-икътисадый үсеш программасында катнашуын тәэмин итү. Әмма иң төп бурыч - ул үз эшчәнлеген башлап җибәрергә теләүчеләргә һәм гомумән, эшмәкәрләргә ныклы ярдәм күрсәтүдән гыйбарәт. Ә бит, азнакайлылар арасында үз эшен башлап җибәрергә теләүчеләр бар. Тәвәккәлләргә дә ризалар, ләкин нидән башлап җибәрергә белмиләр, урта һәм кече эшмәкәрлек субъектларына ярдәм программалары хакында ныклы мәгълүматлары юк. Тиздән без эшмәкәрләрнең конференциясен җыярга планлаштырабыз, мәсьәләләрне уртага салып сөйләшербез. Алга таба районның «Маяк» газетасы ярдәме белән кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм программалары һәм башка киңәш-тәкъдимнәр, төрле яңалыклар белән таныштырып киләчәкбез. Теләгән кешеләр Гурьянов урамы, 18нче йорт адресы буенча 15 нче бүлмәгә килергә яки 7-37-22 телефоны аша шалтыратырга мөмкиннәр.

- Менә Сезнең белән сөйләшеп утырам да, уйларым белән 1998 нче елларга кайтып киләм. Эшмәкәрлекнең оешып кына килгән чорлары. Нәкъ шул елны Сезне эшмәкәрләр белән эшләүче белгеч итеп сайладылар. Шул елны районның эшмәкәрләр берлеге оешты. Бары тик безнең районда гына «Ел эшмәкәре» бәйгеләре үткәрелде. Ел дәвамында «Маяк» газетасы битләрендә иң яхшы эшмәкәрләр турында мәкаләләр басылды. Ә эшмәкәрләр аны нинди зур бәйрәм итеп көтеп алалар, аралашалар иде.

- Әйе, ул бәйгене һичшиксез яңартып җибәрәчәкбез. Мондый бәйге үзе үк эшмәкәргә ярдәм бит. Үз эшен башлаучыларга юнәлеш бирә, ә аягында нык басып торучыларга тагын да дәртләнебрәк эшләргә стимул тудыра. Ел тәмамланып, алдагы елның гыйнвар, февралендә йомгак ясала иде. «Ел эшмәкәре - 2012»не дә 2013нең гыйнварында уздырырбыз әле. Районыбыз эшмәкәрләренә берләшергә, ярдәмләшеп яшәргә, ялларыбызны да күңелле итеп уздырырга насыйп булсын!

Әңгәмәдәш: Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев