Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кече бизнес – икътисадта төп көч

Бүгенге көндә эшмәкәрләрдән башка тормышыбызны күз алдына да китерә алмыйбыз. Җирлегебездә җитештерүне арттыру, яңадан-яңа эш мәйданнары барлыкка китерү, хезмәт базарындагы киеренкелекне бетерү кебек проблемаларны уңай хәл итүдә безгә иң беренче чиратта, әлбәттә, эшмәкәрләр ярдәмгә килә. Районыбызда эшмәкәрлек хәрәкәтенең торышы, алга таба нинди уй-хыяллар белән яшәүләре белән кызыксынып, без район эшмәкәрләр...

Бүгенге көндә эшмәкәрләрдән башка тормышыбызны күз алдына да китерә алмыйбыз. Җирлегебездә җитештерүне арттыру, яңадан-яңа эш мәйданнары барлыкка китерү, хезмәт базарындагы киеренкелекне бетерү кебек проблемаларны уңай хәл итүдә безгә иң беренче чиратта, әлбәттә, эшмәкәрләр ярдәмгә килә. Районыбызда эшмәкәрлек хәрәкәтенең торышы, алга таба нинди уй-хыяллар белән яшәүләре белән кызыксынып, без район эшмәкәрләр берлеге җитәкчесе Әнвәр Җиһангировка мөрәҗәгать иттек.

- Узган ел фермерлар съездында Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин нәкъ менә кече бизнесның икътисадый авыр чорда төп таяныч икәнлеген әйтеп узды. Бик дөрес сүзләр бу. Соңгы елларда эшмәкәрләрлекне яклау, ныклы ярдәм күрсәтүгә аеруча зур игътибар бирелә башлады. Безнең район җитәкчелеге дә шул юнәлештә эшли. Хәзер районда 452 икътисадый актив кече һәм микропредприятиеләр, 1248 шәхси эшмәкәр, 187 КФХ гамәлдә. Район халкының 8 меңгә якын халкы бизнес белән шөгыльләнә. Район бюджетының 25 процентын эшмәкәрләр тулыландыра. Бу саннар үзләре үк эшмәкәрләребезнең районыбыз, җөмһүриятебез икътисадын ныгытуда, яшәгән җиребезне тагын да матуррак һәм уңайлырак итү өчен нинди өлеш кертүләре хакында сөйли.

- Әлбәттә, малтабарлар ярдәмсез яши алмый. Гомумән, агымдагы елга нинди бурычлар куйдыгыз? Кайсы программалар гамәлдә?

- Барлык программаларда да катнашып, финанс чараларын җәлеп итү быел да төп максатларның берсе булып тора. Безнең район эшмәкәрләре төрле ярдәм программаларыннан актиа файдаланалар, узган елда алар федераль һәм республика бюджетыннан 54 млн. 220 мең сумнан артык финанс ярдәме алдылар. Эшмәкәрләргә ярдәм программалары быел да гамәлдә. "Лизинг- Грант" программасы һәрвакыттагыча иң өстенлеклеләрнең берсе булып кала. Ул җитештерү максатында төрле җиһазлар, техника сатып алу һәм башка максатларда бирелә. "Үз эшен яңа башлаучы фермер", "Гаилә фермасы" программалары да үз көчендә. Моңа кадәр 1 елга кадәр эшләүчеләр генә үз эшен яңа башлаучы буларак теркәлсә, хәзер ике ел эшләсә дә шушы категориягә керә. Безнең үз җирлегебездә эшләп килүче программалар да бар. "2013-2016 елларда авыл үсеше" район программасы буенча да фермерларга ярдәм күрсәтелеп килә. Үз районыбыз җитәкчеләре ярдәме белән оештырылган "Шанс" авыл хуҗалыгы кредит-кулланучылар коперативы уңышлы гына эшләвен дәвам итә.

Районда эшмәкәрләр арасында җитештерү эшчәнлеген арттыру максатында сәнәгать мәйданчыклары төзү - районыбызның зур казанышы булып тора. "Азнакай" сәнәгать мәйданчыгында инде 7 эшмәкәр үз эшен башлап җибәрде. Тагын дүрт эшмәкәребез шундый теләк белдерде. Безнең сәнәгать мәйданчыклары башка район эшмәкәрләрен дә үзенә тарта. Мәсәлән, килергә теләк белдерүчеләрнең икесе күрше Мөслим районыннан. Эшмәкәрләребез катлаулы, яңа башлангычларны үзләштерүдә дә тәвәккәллек күрсәтәләр. Әйтик, ДЦП авыруларына җиһазлар һәм башка җайланмалар элек Украинада гына җитештерелә иде. Безнең эшмәкәрләр менә шушы дефицит җайланмаларны җитештерү кебек игелекле эшкә алынырга торалар. Ышанам: башкарып та чыгарлар, чөнки моның өчен бар мөмкинлекләр дә бар.

Районыбызда бизнес авыл хуҗалыгы өлкәсенә ныклы адымнар белән атлап керде. Соңгы бер айда гына да районда дүрт крестьян-фермерлык хуҗалыгы теркәлде, гаилә фермалары оештырырга теләк белдерүчеләр дә күп. Эшмәкәрләребез катлаулы "бизнес" дөньясында югалып калмас өчен төрле юллар эзлиләр. Берьюлы берничә төрле юнәлешне сайлаучылар да бар. Бу аңлашыла да, бер юнәлешең бөлде икән, запаска икенчесе тора. Мәсәлән, Актүбә бистәсендә теш табибы буларак үз эшен башлап җибәргән эшмәкәр җир алып, КФХ оештырып җибәрде. Киләчәктә "Гаилә фермасы" программасында да катнашачак. Әгерҗе авылыннан бер эшмәкәр ханым быел авылда күпләп җиләк-җимеш үстерү максатында 1 гектар җир алды. Алга таба бизнесын киңәйтеп, мини завод төзеп, халкыбызны үз җирлегебездә җитештерелгән экологик чиста ризык белән тәэмин итү кебек матур уйлар белән яши. Сарлы һәм Мәсгут авылында ике фермерыбыз яшелчә үстерү максатында 12 гектар мәйданда теплица төзиләр. Сарлы эшмәкәре теплицасын төзеп бетереп, 12 кешене эш белән тәэмин итәргә дә өлгерде инде. Тагын ике эшмәкәребез шундый эш белән шөгыльләнергә теләк белдерде.

- "Ел эшмәкәре" бәйгесендә эшмәкәрләребез рәхәтләнеп бер күңел ачып алалар.

- Әйе, бу бәйге безнең районда матур бер традициягә әйләнде. Бәйге ел саен камилләшә, яңадан-яңа төсмер ала. Республика, район җитәкчеләре, башка районнардан килгән бизнес вәкилләре бергә очрашып, тәҗрибә уртаклашулар эшмәкәрлек эшчәнлегенә яңа этәргеч бирә. Эшмәкәр Миргазиян Динмөхәммәтов әйткәнчә, "эшмәкәрнең йоклаганда да бер күзе ачык" бит аның. Мәсәлән, шушы тантана барышында Туйкә авылы һәм күрше Ютазы эшмәкәрләре уртак эшчәнлек турында килешенделәр. Буралы эшмәкәре исә товар әйләнеше буенча күрше районнардан берьюлы алты фермер белән сөйләшүләр алып барды. Әнә шулай бер кичәдә әллә ничә уртак проект, уртак эш төрләре башлангыч алды.

- Киләчәк буын, алмаш турында да уйланасызмы?

Әлбәттә. Үсеп килүче яшь буын эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шулкадәр кызыксына ки, "бизнес" дөньясына чумарга теләүчеләр шундый күп. Моңа сокланмый һич мөмкин түгел. Узган ел Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы, Эшмәкәрлекне яклау үзәге һәм район җитәкчелеге катнашында чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашулар уздырылды. Анда үз эшеңне ничек башлап җибәрү, бизнес төрләре буенча эшлекле сөйләшүләр алып барылды. Шундый ук танып-белү семинарларын быел да дәвам итәчәкбез.

- Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт! Эшегездә зур уңышлар телим.

Әңгәмәдәш: Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кече бизнес – икътисадта төп көч