Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Көчле зат исемен аклыйсыңмы?

Сораштыру: Хатын-кыз күңелендә йөрткән чын ир-ат нинди була икән ул? Ватанны саклаучылар, ир-егетләребез көне алдыннан гүзәл затларыбызга әнә шул сорау белән мөрәҗәгать иттек. Луиза ханым: - Иң беренче чиратта ир кеше асыл затларны хөрмәт итәргә, яратырга, кимсетмәскә, рәнҗетмәскә тиеш. Хатын-кыз күзлегеннән чыгып караганда "көчле зат" исемен чын мәгънәсендә акласын ул....

Сораштыру:

Хатын-кыз күңелендә йөрткән чын ир-ат нинди була икән ул? Ватанны саклаучылар, ир-егетләребез көне алдыннан гүзәл затларыбызга әнә шул сорау белән мөрәҗәгать иттек.

Луиза ханым:

- Иң беренче чиратта ир кеше асыл затларны хөрмәт итәргә, яратырга, кимсетмәскә, рәнҗетмәскә тиеш. Хатын-кыз күзлегеннән чыгып караганда "көчле зат" исемен чын мәгънәсендә акласын ул. Бу көч аның һәр гамәлендә шәфкатьлелек, кайгыртучанлык белән бөркелеп торсын!

Гөлназ, кияүгә чыкмаган кыз:

- Хыялымда йөрткән егет максатчан, тормышны алып барырлык көчле булырга тиеш. Әти-әнисен, өлкәннәрне хөрмәт итсен, шулай булганда ул үзенең тормыш иптәшенә дә ихтирам белән карар. "Лыкы-лыкы" килә торган күп сүзле, җебегән, үзсүзле егетләрне яратмыйм. Үти алмый икән, ышандырмасын. Әйтә икән, сүзен үтәсен!

Рузилә ханым:

- Тугъры һәм ышанычлы булсын ул. Булачак ирем белән без 9 нчы сыйныфта ук очраша башлаган идек. Ул мине мәктәпне дә, югары уку йортын да бетерүемне көтте. Ышанычлы, сүзендә тора торган булганга мин аның белән төнлә белән кара урманга барырга да курыкмас идем. Күп сөйләшми, әйткән сүзендә тора, эшли алмый икән, вәгъдә бирми. Үзе тырыш, кулы бар эшкә дә ятып тора. Чын ир-ат менә минем ирем кебек була инде ул.

Илзирә:

- Кыю, тәвәккәл, ярдәмчел, аз сөйли, күп эшли, үзе башлап йөри торган булсын. "Сугып ексын" да, тартып торгызсын ул. Физик яктан гына түгел, рухи яктан да көчле булу турында әйтүем. Хатынының күзенә карап тора торган җебек ир-ат кирәкми.

Талия, яшь әни:

- Балалар һәрвакытта да әтисеннән үрнәк алып үсә. Балалар әтиләрен ярата, горурлана икән, димәк, мин дә гомерлек ярымны дөрес сайлаганмын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Көчле зат исемен аклыйсыңмы?